Орловка бистәсе
Орловка Чаллы җирлегендәге 9 авыл арасында иң зурысы булган. Анда 459 хуҗалык теркәлгән, халык саны 2400гә якын.
Журналист Римма Солтанова: «Яр Чаллыны яшь кала, диләр. Чыннан да, ул тарихка КАМАЗ шәһәре булып кереп калачак. Өч-дүрт ел эчендә гаять зур автомобиль заводы һәм өр-яңа шәһәр төзү зур тарихи вакыйга бит. Ул еллардагы хезмәт батырлыгы турында безгә әле яшь буыннарга сөйлисе дә сөйлисе. Чаллының КАМАЗга кадәрге елъязмасы да бик бай һәм үзенчәлекле. Башкалабыз Казан, күрше Алабуга кебек меңьеллык биналары белән шаккаттыра алмаса да, безнең Чаллының да үз ядкарьләре бар. Һәм алар бу көнгә йөзләп исәпләнә. Бу – тарихи әһәмияткә ия биналар, истәлекле урыннар һәм һәйкәлләр. Алар арасында елга элеваторы кебек 20нче гасыр башында төзелгән борынгылары да, Евгений Батенчук һәйкәле, Геройлар аллеясы кебек яңалары да бар. Без 2003-2007 елларда «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә шәһәр тарихы турында тапшырулар циклы ясаган идек. Ул «Чал тарихлы кала» дип атала. Тапшыруларны әзерләгәндә мин беренче төзүчеләр, күп кенә иске Чаллы кешеләре, туган якны өйрәнүчеләр белән аралаштым, Чаллы тарихчысы Владимир Ермаковның китапларын укыдым, Чаллы музейларындагы материалларны өйрәндем, Казан, Уфа, Оренбург архивларына барып мәгълүмат тупладым. Барлыгы 150дән артык фильм чыкты. Шәһәребез тарихы турында җыйган мәгълүматларымны бик теләп «Шәһри Чаллы» газетасы укучыларына да тәкъдим итәм».
Күпкатлы таш йортлар боҗрасында калган Орловка бистәсенә карагач, ирексездән уйлап куясың: заманча шәһәрнең кыл уртасында ничек сакланып калган ул? Таш боҗра тагын да кысыла төшсә, иске Орловка бөтенләйгә юкка чыкмасмы? Бу таныш йортлар никтер юксындырыр кебек. Алар бит күпләргә ерактагы туган авылларын искә төшереп тора. Орловка урамнары борынгы Чаллы ядкарьләре ул.
Тарих фәннәре докторы, галим-археолог Фаяз Хуҗин фикеренчә, Орловка бистәсе урнашкан җирләрдә 10-13нче гасырларга караган болгар дәүләте авыллары була. Моны борынгы табылдыклар исбатлый. Археологик экспедицияләр вакытында Элеватор тавында, Чаллы һәм Мәләкәс елгалары Камага кушылган урында, Орловка тирәсендә 13нче гасырга караган балчык савыт-саба ватыклары, башка көнкүреш әйберләре күпләп табыла. Аларның кайберләре хәзер шәһәр тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, мәктәпләрдә саклана. Казан археологы Тамара Хлебникова 1958 елда, Иске Чаллы җирләрендә казу эшләре үткәргәндә, Болгар чоры керамикасын таба. Аның фикеренчә, андый балчык составын бары тик болгарлар гына ясый, ә 17нче гасырда Чаллы җирләрендә яшәгән русларның балчык эшләнмәләре бөтенләй башка төрле була. Кызганычка каршы, хәзер болгар чоры авылларының нигезен эзләп табарлык түгел, чөнки тарихи җирләр КАМАЗ, шәһәр төзелгәндә бик нык актарылган, археологларны кызыксындыра торган катлам җимерелгән.
Рәсми елъязмалар буенча, Чаллы җирләренә 17нче гасырның беренче яртысында рус крестьяннары күчеп утыра. Алар Мәләкәс һәм Чаллы елгалары Камага койган урында – хәзерге Элеватор тавында төпләнәләр. Берничә хуҗалыктан торган авыл «Чалнинский починок» дип атала. Тора-бара аның тирәсендә яңалары төзелә. Халык саны артканнан-арта. 1647 елгы беренче халык санын алу вакытында бу төбәктә инде ун рус авылы теркәлә. Аларда барлыгы 121 хуҗалык исәпләнә. Бу – Орловка, Мироновка, Шилнә һәм башка авыллар. Арада иң зурысы 27 крестьян хуҗалыгы белән Орловка була.
Чаллы починогына кергән авыллар барысы да патшаныкы санала.Чөнки 1552 елда, Казан ханлыгын үзенә буйсындырганнан соң, Мәскәү патшасы Кама буе төбәген дә үз гаиләсенең җирләре дип игълан итә һәм монда русларны, чукындырылган башка милләт вәкилләрен – мордва, чуваш, мариларны күчереп утырта башлый. Алар барысы да патша файдасына оброк түлиләр, торак һәм юл йөкләмәләре натуралата алына. 1651 елда, Казан воеводасы Ф. Милославский боерыгы белән, халык һәм мөлкәт санын исәпкә алу яңадан үткәрелә. Дүрт ел эчендә Орловкадагы крестьян хуҗалыкларының саны 36га җитә. Шуларның 28е патшага барлык төр акчалата һәм натуралата салымнар түли. Авылга күчеп килүенә әле биш ел үтмәгәнлектән, җидесе салымнан азат ителгән була. Ә бер хуҗалыкта ялгызак кеше Ариско Поликарпов яши һәм ул казнага акчалата салым гына (елга 10 тиен) түли.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 17нче гасырда Орловка крестьяннарының тормышы тынгысыз була. Чөнки Россия дәүләтенең бер чиге булганлыктан, бу җирләргә еш кына даладан күчмә кабиләләр һөҗүм итә, юлбасарлар талый. Патша авыллары 17-18нче гасырларда милли восстаниеләрдән дә зыян күрә. Патша хөкүмәтенә каршы чараларда турыдан-туры катнашмасалар да, 1773 елда Бережные Челны (починок алга таба шулай атала башлый) һәм Орловка крестьяннары баш күтәрүче Пугачев отрядларына 110 йөк печән һәм 110 чирек солы бирәләр. Бу хакта канцелярия документы сакланган.
1860 елда инде Чаллы җирендәге авылларда 500ләп хуҗалык була, ике таш чиркәү эшли, ике училище (башлангыч белем бирүче), зур базар, кибетләр була. Халык иген игә, шул ук вакытта һөнәрчелек һәм сәүдә киң колач ала. Чөнки Чаллының үз пристане була. Шуңа күрә ул икмәк саклау, аны эшкәртү һәм сату үзәгенә әверелә. Чаллы пристане Түбән Каманың 30 пристане арасында йөк күләме буенча иң зурысы була. Аны Уфа губернасының төп пристане дип атыйлар. Мисал өчен, уңыш начар саналган 1860 елда Бережные Челны пристанендә сату өчен 1400 мең пот арыш оны, 90 мең пот арыш, 54 мең пот борчак, 210 мең пот солы һ.б. төр ашлык әзерләп куела. Ә 19нчы гасыр ахырында Чаллы пристаненнән һәр навигация саен 2 млн потка кадәр икмәк җибәрелә. Бу хакта алдагы номерларда тулырак сөйләрбез.
19 гасырның икенче яртысында Орловкада сәнәгать предприятиеләреннән зур су тегермәне эшли. Аңа Орловканың һәм Мироновканың крестьян җәмгыятьләре хуҗа була. Фатеев исемле кеше карабодай яру тегермәне тота.
Хәзер Орловка бистәсенең соңрак чорлардагы тарихына тукталыйк. 20нче гасыр башында биредә киң кырлар җәйрәп ята. Орловка крестьяннары икмәк үстерәләр. Бистәдә туып-үсеп гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Мухин Андрей Алексеевичның Орловка хакындагы истәлекләреннән: «Бу кырлар Орловканыкы иде. Дүрт ярым гектар. Иген басуы Тогай инешенә кадәр сузыла иде. Орловка крестьяннарының анда торф чыгарганнарын хәтерлим. Бу урыннарда тип-тигез басу иде. Увалдино дип йөртә идек аны. Инеш буенда яшь имәннәр үсә. Басуда эшләгәндә шунда утырып ял итә, тамак ялгый торган идек. Басулар еракка – Тогайга һәм Шилнәбашына кадәр сузылган иде».
Орловканың үзәк урамы Орловка боҗрасыннан башланып, Яр Чаллы проспектына кадәр сузыла. Элек урам тагын да озынрак һәм Мироновкага (педагогия институты каршында, элек Дворцовая дип аталган, 18нче гасырның 80нче елларында Екатерина 2 тарафыннан майор С.М. Тютчевка бирелгән авыл) тоташкан булган, диләр. Үзәк урам авылның кеше иң күп яши торган, иң җанлы өлеше була. Бай сәүдәгәрләр, хәлле крестьяннар йортларын шунда төзиләр. Мироновка алпавыты Слепченконың да үзәк урамда яшәп, чиркәү янында җирләнгәнлеге мәгълүм.
Хәзер Орловканың элеккеге куәтен чиркәү генә хәтерләтеп тора. Ул изге Косьма һәм Дамиан исемнәрен йөртә. Беренче агач чиркәү 18нче гасырда төзелгән була. Ул янгач, 19нчы гасыр урталарында атаклы сәүдәгәр Иван Стахеев, архитектор К.Тон проекты буенча Орловкада таш чиркәү төзетә. Совет власте елларында чиркәү ябыла. Бистә кешеләре әйтүенчә, төп бинага тимиләр тиюен. Тик менә чиркәүнең таш коймаларын мәдәният йорты төзергә ватып алалар. Ә гыйбадәтханә янында күмелгән кешеләрнең кабер ташлары төзелешкә кереп китә.
А.А. Мухин: «Чиркәү ташларын мәдәният йортына алганда мин авыл Советы рәисе идем. Район партия комитетын Артемьев җитәкли. Мин ташларны алуга каршы чыктым, чөнки алар тарихи истәлек бит. Әмма миннән рөхсәт сорап торучы булмады. Машиналар китерделәр дә төяп җибәрделәр. Бик кызганыч булды, әлбәттә. Соңыннан кабер яннарыннан алтын эзләп йөрүчеләр дә булды».
Шәһәр тарихы музее фондларында Орловканың үткәненә кагылышлы берничә экспонат саклана. Аларның берсе – фотоальбом. Ул 19нчы гасыр ахырында – 20нче гасыр башында Орловка чиркәвендә священник булган Лавров Алексей Алексеевичныкы.
Тагын бер кызыклы истәлек – Орловка чиркәве причтына (приходына) адресланган император указы. Анда сүз 1908 елда гомерлек каторгага сөрелгән Орловка кешесе Осетрин Федор Петрович турында бара. Ул ни өчен мондый каты җәзага тартылган соң?
Федор Осетрин Орловкада ярлы крестьян гаиләсендә туа һәм бик авыр тормышта үсә. Патша хокүмәтенә каршы азатлык көрәше башлангач, социал-демократик партиягә керә. Революцион эшчәнлеге өчен аны үлем җәзасына тарталар. Коммунист Федор Осетринның автобиографиясеннән өзек: «Боевая группа, членом которой состоял и я, активизировала свои действия. В одной из операций по конфискации казенных денег принимал участие и я. В 1908 году при аресте мы оказали вооруженное сопротивление и скрылись. А через некоторое время я был арестован на Достоевской улице №10 г. Уфы. Меня судили военным судом. Был присужден к смертной казни через повешение, а через 32 дня смертная казнь была заменена вечной каторгой. Наказание я отбывал в Тобольском каторжном централе до 1917 года до февральской революции и освобожден как политкаторжанин вместе с другими товарищами в числе 72 человек...»
Хезмәт Кызыл байрагы Ордены кавалеры, якташыбыз Федор Осетрин безнең көннәрдә Минзәлә һәм Сарман партия комитетларында эшли. Чаллыга кайткалап йөри. Орловка урамнарының берсенә аның исеме бирелгән.
2003 елда, Орловка тарихы турында материал туплаганда, без бистәнең ветераннар Советы рәисе белән Орловканың иң өлкән кешесе –- Утробина Анастасия Семеновна янында булдык. Ул болай дип сөйләгән иде: «Үземә 96 яшь, йортыбызга 100 ел. Безнең өй Малышевканың иң беренче йортларыннан берсе. Бу урамда элек шаулап ромашка үскән, диләр. 1912 елда Орловкада бик көчле янгын булган. Йөздән артык йорт янып беткән, дүрт кенә йорт исән калган. Шул исәптән безнең Утробиннар йорты. Минем ирем Яков Васильевич Орловканың күренекле кешесе иде. Сугышка кадәр авыл советы рәисе булды. 1944 елда Калинин өлкәсендә фронтта батырларча һәлак булды».
Яков Васильевич Утробинның исеме, Бөек Ватан сугышында һәлак булган башка авылдашларыныкы белән бергә, Хәтер ташына уелган. Барлыгы 300дән артык кеше. Монда бер гаиләдән 3-4 кешенең исемен күрергә була. Орловка үзенең каһарман улларын онытмый.
Хәзер Орловка көннән-көн яшәрә, үсә. Яңа йортлар саны арта. Шулай да Орловканың иң куәтле чаклары 20нче гасыр башына карый. 1912 елда Уфа губернасында халык санын исәпкә алу үткәрелә. Без Башкортстан Дәүләт архивында Чаллы волосте буенча шул мәгълүматлар белән кызыксынган идек. Орловка Чаллы җирлегендәге 9 авыл арасында иң зурысы булган. Анда 459 хуҗалык теркәлгән, халык саны 2400гә якын. Җир биләмәсе 4187 дисәтинә тәшкил итә. Бу саннар волость үзәге Мысовые Челны авылы күрсәткечләреннән дә зуррак.
1876 елда Земство мәктәбе ачылу да Орловканың 19нчы гасырда ук зур авыл булуын күрсәтә. Башта мәктәп гади крестьян йортында урнаша, аннан соң аерым бина төзиләр. 1921 елда Орловка мәктәбендә, мисал өчен, 14 төрле фән укытылган. Укучылар рус, татар, немец, француз телләрен үзләштергәннәр. Мисал өчен, Орловка кызы Лаврова Ариадна Алексеевнаның аттестатында хәзер дә укытыла торган фәннәрдән тыш хәтта космография фәне дә күрсәтелә. Соңыннан Ариадна Алексеевна үзе дә Орловка мәктәбендә укытучы булып эшли. Орловка мәктәбенең (ул урта уку йорты булып исәпләнгән), аның укучылары һәм укытучыларының фотографияләрен шәһәр тарихи-туган якны өйрәнү музееенда күрергә мөмкин.
Менә шундый кызыклы тарихка ия ул борынгы Чаллының Орловка бистәсе.
Римма Солтанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев