1 март 2018 яңалыклары
-
31 градус салкын булачак
2 мартта Татарстанда төнлә һәм иртән һава температурасы 31 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Казанда бераз җылырак булачак. Төнлә һава температурасы 26 градус салкын булыр, дип фаразлана. Язның икенче көнендә республикада томан, кар явуы һәм алмашынучан болытлы һава торышы...
-
Игътибар, конкурс!
"Шәһри Чаллы" газетасы "Чаллым минем" дип аталган фотобәйге үткәрә. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.Моның өчен Чаллы шәһәренең иң матур күренешләрен фотосүрәткә төшереп редакциябезгә җибәрергә кирәк.Фотолар электрон вариантта булырга тиеш. Һәр фотосурәт сайтыбызга куелачак һәм нәтиҗәләр ясаганда куелган лайклар саны исәпкә алыначак. Уңышлы, матур, гадәти ракурстан төшерелгән иҗадый хезмәтләр газетабыз битләрендә...
-
Ирек хәзрәт Ишкинеев белән хушлашу
Чаллы шәһәренең хөрмәтле аксакалы, Ашыгыч ярдәм күрсәтү шифаханәсе, Сидоровка бистәсендәге "Ихлас" мәчете һәм мәдрәсәсе төзелешләрен җитәкләгән Татарстанның атказанган табибы Ирек Гасыйм улы Ишкинеев 90 нчы яшен тутыру алдыннан вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу 2 март иртәсендә 8.00дән 9.00 сәгатькәчә. Сәг. 9.00 - юу, 10.00сәг.тә алып кителә. Җомга намазына кадәр җирләнә,...
-
Тумыштан сукыр чечен егете Казанга килгәч, Коръәнне өйрәнгән
Татарстанга Бельгиядән килгән 15 яшьлек Коръән-хафиз Имран Шигубаев дүрт елда Коръәнне ятлаган. (Казан, 1 март, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Тумыштан сукыр чечен егете Коръән-хафиз Имран Шигубаев, Казанга килеп, 4 ел эчендә Коръәнне яттан өйрәнүе хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә әйтте. Чара "Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!" акциясенә...
-
Эшсезләр арта
Россиядә бер атна эчендә эшсезләр саны 0,9 процентка арткан. Бүгенге көндә илдә рәсми 800 меңнән артык эшсез бар. Илнең 78 төбәгендә аларның артуы күзәтелә. http://omet-rb.ru/149-ya-alyklar-tasmasy/3645-eshsezl-r-arta
-
Жилетың бармы, шофер?
18 марттан юл хәрәкәте кагыйдәләренең яңа таләбе эшли башлый - юл һәлакәтенә очраган яки юлда болай гына туктаса да, водитель машинадан чыкканда утны кире кайтаручы жилетта булырга тиеш. Бу кагыйдә көндезге вакытка да карый, әгәр юлда күрү мөмкинлеге чикләнгән булса. Мондый таләпнең үзенең сәбәпләре бар: күңелсез статистикадан күренүенчә, төнен авариягә...
-
Ветераннарга бушай билет
"Россия тимер юллары" компаниясе Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларга ил эчендә йөрүче поездларда барлык төр вагоннарда бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Әле акция Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Ветеран белән аны озата баручы бер кеше дә бушлай хезмәттән файдалана алачак. Акция шартлары 2018 елның май ае дәвамында сакланачак. Ерак юлларга...
-
Чаллыда “акыллы” автобуслар йөри башлаячак
Быел Ford Sollers компаниясе Ford Transit микроавтобусы нигезендә эшләячәк "акыллы" маршрут таксие системасы эшкәртмәсен тәмамларга уйлый. Татарстан яңа система белән җиһазландырылган машиналар кулланучы беренче төбәк булачак. Микроавтобусларга алдан ук урыннар алу, хәрәкәт юнәлешен күзәтү, тукталышка килеп җитү вакытын күрсәтүче махсус мобиль кушымталар куелачак. Быел аны Чаллы белән Алабуга шәһәрләрендә куллана...
-
Путин Алинә Заһитованы Дуслык ордены белән бүләкләде
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Пхёнчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында фигуралы шуучы Алинә Заһитова һәм чаңгычы Андрей Ларьков та бар, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте. Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия...
-
"Ел тәрбиячесе-2018"
27 февральдә Чаллының "Бәләкәч" 104 нче санлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе- 2018" республика бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге этапта үз мунициаль районнарында һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәткән 9 мәктәпкәчә белем бирү педагогы көч сынашты. Педагогик эссе, инновацион программалар нигезендә күрсәтелгән ачык дәресләр ярдәмендә балаларда иҗадилык һәм мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләүнең уңай...
-
40 елдан соң табылган апа
Дөньяда могҗизалар булмый, димәгез, була! Кайбер очракта аларны булдырырга заман казанышы - социаль челтәрләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, Иркутскида яшәүче Сергей Крюков 40 ел күрмәгән апасының балачак фотоларын социаль челтәрдәге битенә урнаштыра һәм аны эзләвен белдерә. Сергейга бер яшь булганда әти-әнисе аерылыша һәм ул әнисе белән Чиләбегә китә, ә 4-5...
-
Чаллы яшь эшмәкәрләр эзли
Чаллыда, кызыклы проектлары булган, яшьләрне барлыйлар. Шушы уңайдан, шәһәрдә "Яшь эшмәкәр" дип исемләнгән конкурс старт ала. Әлеге бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала. Катнашучылар "Ел ачылышы", "Уңышлы старт", "Инновацион бизнес", "Автоград эшмәкәре" номинацияләрендә үз проектын тәкъдим итә ала. Конкурс шәһәрдә 6 ел рәттән үткәрелә. Шушы вакыт...
-
Салымнан азат итәчәкләрме?
Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт думасына беренче һәм икенче бала туу яисә уллыкка алу белән бәйле айлык түләүләрне салымнан азат итү турында закон проектын тикшерүгә кертү турында күрсәтмә биргән. Билгеле булуынча, быел 1 гыйнвардан Русиядә беренче баласы туучыларга айлык пособие түли башладылар. Аның уртача күләме 10,5 мең сум тәшкил...
-
Кар эретү станциясе төзелә
Чаллыда кар җыю проблемасын хәл итү өчен кар эретү станциясен проектлаштыру һәм урнаштыру мәсьәләсе карала. Бу мәсьлә 63 нче микрорайон төзелеше активлашып киткәч барлыкка килде, чөнки биредә шәһәрнең ике карсаклагычының берсе урнашкан. Башкарма комитет белгечләре башкала тәҗрибәсен өйрәнәләр. Казанда шундый алты җайланма бар. Кар эретү станцияләре - стационар минзаводлар: җылылык...
-
Язның беренче көненә һава торышы
1 мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәр фаразланмый. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы -20..-25˚, аязган вакытта -30˚; көндез -11..-16˚ градус суык булачак. Юлларда бозлавык. Сак булыгыз! http://maydan.tatar/yaznyn-berenche-konene-hava-toryshy/