Кар эретү станциясе төзелә
Чаллыда кар җыю проблемасын хәл итү өчен кар эретү станциясен проектлаштыру һәм урнаштыру мәсьәләсе карала. Бу мәсьлә 63 нче микрорайон төзелеше активлашып киткәч барлыкка килде, чөнки биредә шәһәрнең ике карсаклагычының берсе урнашкан. Башкарма комитет белгечләре башкала тәҗрибәсен өйрәнәләр. Казанда шундый алты җайланма бар. Кар эретү станцияләре - стационар минзаводлар: җылылык...
Чаллыда кар җыю проблемасын хәл итү өчен кар эретү станциясен проектлаштыру һәм урнаштыру мәсьәләсе карала. Бу мәсьлә 63 нче микрорайон төзелеше активлашып киткәч барлыкка килде, чөнки биредә шәһәрнең ике карсаклагычының берсе урнашкан.
Башкарма комитет белгечләре башкала тәҗрибәсен өйрәнәләр. Казанда шундый алты җайланма бар. Кар эретү станцияләре - стационар минзаводлар: җылылык энергиясе тәэсирендә кар эри дә канализациягә эләгә, аннары сулар махсус рәшәткә аркылы үтә. Биредә ком һәм эре чүп-чар тоткарланып кала. Чистартылган сулар коллектор аша канализациянең чистарту җайланмаларына эләгә. Тәүлегенә мондый пунктлар 600 тонна кар кабул итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев