1 май 2020 яңалыклары
-
«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде
Һава судносына герой-шагыйрь исемен кушарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.
-
Төнлә Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан
Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.
-
Түбән Новгород башкаручылары «Безнең Җиңү көне» җыр марафонына кушылды
Идел буе федераль округы җырчылары һәм хорлары үз туган телләрендә композитор Давид Тухманов шагыйрь Владимир Харитонов сүзләренә иҗат иткән «Җиңү көне» җырын башкара.
-
Татарстанда коронавирус йоктыручыларның тәүлек эчендә күпмегә артканы билгеле
Татарстан Республикасында бүген коронавирус йогышының 71 яңа очрагы расланды: 11 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана (аларның авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза). 6 очрак читтән кертелгән, 65 кеше авырулар белән элемтәдә булган.
-
Яз һәм хезмәт, лалә һәм энҗе, хокук һәм… йомраннар көне: 1нче майны бездә һәм чит илләрдә ничек бәйрәм итәләр?
Еш кына Беренче Май, ягъни Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Совет чорыннан “сеңеп” калган бәйрәмнәр исемлегенә кертәләр. Бу, әлбәттә, ялгыш фикер, чөнки Хезмәт көнен элеккеге Советлар Союзы илләрендә генә түгел, дөньяның тагын 142 илендә билгеләп үтәләр! Тик кайбер илләрдә бу көн бөтенләй башкача атала һәм, гомумән, башка мәгънәгә ия. Сәяхәтебезне башлыйк, булмаса?!
-
Уфада полиция хезмәткәре белән татарча сөйләшергә теләгән кешегә штраф белән янаганнар [видео]
Уфада полиция хезмәткәре белән татарча сөйләшергә теләгән өчен Алмаз Хәбибуллинга штраф белән янаганнар. Әмма ул кешеләргә үз туган телендә сөйләшүне киметмәскә кирәк дигән фикердә кала.