Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Төнлә Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан

Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.

Төнлә Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22.34 сәгатьтә 112 бердәм номерына М7 трассасының 830нчы чакрымында юл буенда урнашкан кафеда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр әлеге урынга 10 минут эчендә килеп җиткән. Бу вакытта ялкын телләре кафеның өске катын тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен 40 минутка якын вакыт кирәк булган.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев