1 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Бассейн ачылудан фотолар
-
Президент Чаллыда бассейн ачты
Татарстан Президенты Чаллыда Гренада паркында урнашкан "Альбатрос" бассейнын ачуда катнашты. Аңа узган елның сентябрь аенда нигез салынган иде. Ул өч катлы, бер юлы 696 кешене кабул итә ала торган бөтен уңайлыклары булган заманча спорт корылмасы. Бассейның озынлыгы 50 метр, киңлеге 26 метр булса, тирәнлеге3,2 метрга җитә.Йөзү өчен 10 бүлемтеге бар....
-
Колагы өзелгән
Чаллының Шлюзовая урамында «Тойота Камри» машинасында 54 яшьлек берәү идарә итүне югалтып юл читенә мәтәлләгән.Нәтиҗәдә 56 яшьлек ирнең сәламәтлегенә зыян килә, кабыргасы сына, бер колагы өзелә. Машинасы төзәтә алмаслык хәлгә килә.
-
Президентка Мәләкәс яр буен күрсәттеләр
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы эшлекле сәфәрен Мәләкәс елгасының төзекләндерелгән Тукай исемендәге яр буен караудан башлады. Биредә ремонт эшләренең әле беренче этабы гына башкарылды. Ил башы элеккеге Үзәк урам аша үтте,"Тәүбә" мәчете янындагы музыкаль фонтанны хозур итте, тарихи урыннарга күз салды, ХIX-XX йөзләрдә салынган, хәзер яңартылган биналарны күрде, болар:...
-
Мактаулы исем
"Камгэсэнергострой" ААҖ генераль директоры урынбасары Сергей Ямашевка "Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданины" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Вступили в силу новые правила приема экзаменов на водительские права
С 1 сентября вступили в силу новые правила приема экзаменов на водительские права в ГИБДД, сообщает пресс-служба ведомства. На теоретическом экзамене будет четыре тематических блока по пять вопросов. На работу будет дано 20 минут. Если кандидат допустит одну ошибку, то ему придется ответить на 5 дополнительных вопросов за пять минут,...
-
“Яшә, урман!”
Республикабызда башланган Бөтенроссия "Яшә, урман!" акциясенә Чаллы җәмәгатьчелеге дә кушылды.
-
Өчпочмакка һәйкәл ачтылар
Казанның "Туган авылым" комплексында өчпочмакка һәйкәл ачтылар. Бу татар ризыгына куелган беренче сәнгать әсәре.
-
Министр котлавы
Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм! Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны...
-
Исәнме, мәктәп!
Бүген 1 сентябрь -Белем көне. Яр Чаллы мәктәпләренә укырга 53 мең бала килде.Барлык мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар башланды.Беренче сыйныфка баручылар бу уку елында бездә 6850 сабый. Шәһәребездә 38 нче бистәдә бер яңа мәктәп ачыла. Анда 1200 бала белем алачак.Биредә тантаналы ленейка 13.00 сәгаттә була. Уку йортын ачу бәйрәменә ТР Президенты Рөстәм...