"Камгэсэнергострой" ААҖ генераль директоры урынбасары Сергей Ямашевка "Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданины" дигән мактаулы исем бирелде.
Сергей Павлович үзенең хезмәт юлын Чаллыда 1978 елда башлый. Ул "Спецстрой" производство идарәсенең СМУ-78 оешмасында мастер булып хезмәт куя. Тырыш хезмәте аны югары дәрәҗәләргә алып менә. Ул Чаллыда һәм Круглое Поле бистәләрендә мәчетләр төзелешенә дә ярдәм иткән кеше.
Нет комментариев