1 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда 2 сентябрьдә җылы булачак
2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, урыны белән томан төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә +9..+14, көндез +25..+30 градус җылы. 3 сентябрьдә шулай ук аязучан болытлы һава. Төнлә - урыны...
-
Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү
Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаетен бәйрәм итү иртәнге 6 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланды. Намаз заллары килгән халыкны сыйдырып бетерә алмау сәбәпле, аларның бер өлеше аны ишек алларында тыңлады. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын "Нур-Ихлас" мәчетендә укытты. Бәйрәм вәгазен тыңлаучылар арасында беренче рәттә шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев,...
-
Яңа музыкаль канал карагыз
Башкортстанның «Туган тел» каналы Татарстанда да күрсәтә башлый. «Туган тел» музыкаль телеканалы директоры Азат Вахитов әйтүенчә, бу каналны күрше республикага тәкъдим итү теләге күптән туган булган. Ике арада сөйләшүләр бер ел дәвамында алып барылган.
-
Яңа төр штраф
Норматив-хокукый актлар порталында техник карау үтмәгән машина йөртүчеләрне 800 сум штрафка тарту турындагы канун проекты бастырылган. Моңа кадәр техник карау үтү турындагы талон йөртүченең үзе белән булырга һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәтергә тиешле документлар исемлегенә кертелмәгән иде. Такси шоферлары, автобус һәм куркыныч йөк ташый торган йөк машинасы йөртүчеләре генә искәрмә булып...
-
Чаллыда шәһәрдәге иң зур мәктәпне ачтылар
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда шәһәрдәге иң зур мәктәп үз ишекләрен ачты. Яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 1200 урынлы мәктәп бер юлы 13 беренче сыйныфны кабул итәчәк. «Бу - сезнең шәһәрнең перспективалары зур булуы хакында сөйли! - диде...
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ...