Чаллыда шәһәрдәге иң зур мәктәпне ачтылар
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда шәһәрдәге иң зур мәктәп үз ишекләрен ачты. Яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 1200 урынлы мәктәп бер юлы 13 беренче сыйныфны кабул итәчәк. «Бу - сезнең шәһәрнең перспективалары зур булуы хакында сөйли! - диде...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда шәһәрдәге иң зур мәктәп үз ишекләрен ачты. Яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 1200 урынлы мәктәп бер юлы 13 беренче сыйныфны кабул итәчәк. «Бу - сезнең шәһәрнең перспективалары зур булуы хакында сөйли! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Хакимиятнең бурычы - яшәү өчен тиешле шартлар тудыру, балалар бакчалары, мәктәпләр, йортлар төзү. Хәерле юлга!» Чаллының 36 нчы микрорайонында ачылган белем йорты ике бассейн, ике спорт залы, футбол кыры һәм скалодром белән җиһазландырылган. 500 урынлы концерт залы да бар. Бинаның гомуми мәйданы - 24,6 мең квадрат метрга якын. Мәктәп республика һәм федераль бюджет акчасына төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев