1 сентябрь 2022 яңалыклары
-
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын ачуда катнашты - ФОТОЛАР
Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, театр бинасы РФ һәм ТР хөкүмәтләре, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәме белән төзелде.
-
Татарстан Президенты Чаллыда капремонттан соң Халыклар дуслыгы йортында булды
Татарстан Президенты Чаллыда капремонттан соң Халыклар дуслыгы йортында булды
-
Шушыларны ашаса, балагыз «отличник» була!
Әгәр улыгыз яки кызыгызның “5”кә генә укуын, сәламәт, шат, акыллы булуын теләсәгез, түбәндәге язмага игътибар итегез!
-
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда иң зур мәктәпне ачу тантанасында катнашты - фотолар
Әлеге мәктәптә уку-укыту өчен кирәкле, дөнья стандартларына җавап биргән иң заманча техника урнаштырылган. Фәннәрне электрон күзлек аша 3D форматта үзләштерү мөмкинлеге дә булдырылган.
-
Бүгеннән техосмотр яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә башлаячак
Техник карау алдыннан машина корылмасында каралмаган артык барлык җиһазларны алып, “штатта” каралганнарын урыннарына кире кайтарырга кирәк.
-
Үзәк китапханәсендә - яңа күргәзмә
Чаллының үзәк китапханәсендә Татарстан республикасы көненә багышланган «Йөрәгем белән сөйгән җир» дип аталган күргәзмә ачылды.
-
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең яңа образын күрсәтте
Социаль челтәрләрдә фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова яңа образының фотосессиясе белән уртаклашты.
-
Әти-әниләрдән акча җыйган өчен педагогларны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр
Уку барышында кирәкле булган бөтен әйбер дәүләт казнасыннан финанслана.
-
Сентябрьдә татарстанлыларны нинди һава торышы көтә?
Сентябрьдә татарстанлыларны нинди һава торышы көтә? Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, сентябрьдә республикада уртача айлык һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә. Сентябрьдә төбәк территориясендә уртача айлык температура нормасы +11 градус тәшкил итә. Синоптиклар термометр баганалары әлеге чиктән югарырак күтәрелер дип саный. Мисал өчен, Чаллыда һава торышы якынча +15 градус җылы булыр дип көтелә. Көзнең беренче аенда явым-төшем күләме нормаль чикләрдә булыр һәм ул 52 миллиметр тәшкил итәр дип фаразлана.
-
Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән кертеләчәк үзгәрешләрне санап чыкты
Россиянең Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов бөтен ил күләмендә үткәрелгән ата-аналар җыелышында киләсе уку елында мәктәп укучыларын көтә торган яңалыклар турында сөйләде.