Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты Чаллыда капремонттан соң Халыклар дуслыгы йортында булды

Татарстан Президенты Чаллыда капремонттан соң Халыклар дуслыгы йортында булды

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын карады.

Аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрделәр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты Чаллыда 2000 елдан бирле эшли. Монда 22 милли җәмгыять һәм 11 якшәмбе мәктәбе урнашкан. Автокалада барлыгы сиксәннән артык милләт вәкилләре яши.

Рөстәм Миңнеханов 210 урынлы тамаша залын, хореография залын, милли-мәдәни берләшмәләр кабинетларын карап чыкты.

Төзелеш эшләре узган елның көзендә башланган иде. Түбә ремонтланган, бинаның фасады ябылган, тәрәзәләр, ишекләр һәм инженерлык системалары алмаштырылган, эчке биналар бизәлгән, диелә хәбәрдә.

фото: https://tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан президент