1 октябрь 2017 яңалыклары
-
Өрек белән кара җимешне ешрак ашагыз!
Өрек белән кара җимеш файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар, биофлавоноид, шикәр, органик кислоталарга байлыгы белән киптерелгән җиләк-җимеш арасында чемпион булып тора. Иң мөһиме - абрикос белән кара җимешне киптергәндә алар файдалы үзенчәлекләрен югалтмый, тулысынча саклап кала. Шуңа да бу җимешләрне көндәлек рационына керткән кешеләр бик дөрес эшли.
-
Чаллыда 55 меңенче сабый туды һәм 3 меңенче яңа гаилә барлыкка килде
Чаллының "юбиляр" сабые - Альбина һәм Илнар Ямалетдиновлар гаиләсендә туган ир бала - Эмиль. Ул - гаиләдә апасы Сәйдәдән соң, икенче бала. Эмиль исеме латин теленнән тырыш дигәнне аңлата, шуңа да шушы сирәк исемне бирергә уйладык, дип җиткерә әти-әнисе.
-
Баш табибларны лаеклы ялга озатачаклар
Баш табиблар һәм аларның урынбасарлары хәзер медицина учреждениесе белән картлык көненә кадәр идарә итә алмаячак - 65 яшь тулгач та алар үз урыннарын калдырырга тиеш булачак. Бу хакта 1 октябрьдән үз көченә керәчәк канунда җиткерелә, дип хәбәр итә "Российская газета".
-
Чаллы курчак театрында татар телендә спектакль әзерләнә
8 октябрьдә Чаллы курчак театры 31 нче театр сезонын ача. Яңа сезонда труппа премьералар буенча рекорд куярга ниятли. Беренче көнне яшь тамашачыларны драматург Галина Латышеваның "Каша из топора" спектакле көтә. 22 октябрьдә исә театр сезонның икенче премьерасы - "Сказка холодного Севера" белән сөендерәчәк.
-
Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез!
Бүген Россиядә өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Чаллыда бүгенге көндә 120меңнән артык пенсионер яши. 38939 өлкәнебез, лаеклы ялга чыгуына карамастан, һаман эшләвен дәвам итә. Шәһәребездә 1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр, Өлкәннәр көне уңаеннан, зур чаралар уздыру планлаштырыла. Әлеге чараларга 100 яшьлек картларны котлау, Комсомол, Үзәк, Автозавод районнарында концерт тамашалары уздыру,...
-
Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез!
Бүген Россиядә өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Чаллыда бүгенге көндә 120меңнән артык пенсионер яши. 38939 өлкәнебез, лаеклы ялга чыгуына карамастан, һаман эшләвен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 3238, тыл ветераннары 2 меңгә якын кеше. 100 яшьтән узган картларыбыз да бар. Шәһәребездә 1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр, Өлкәннәр көне...