Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез!

Бүген Россиядә өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Чаллыда бүгенге көндә 120меңнән артык пенсионер яши. 38939 өлкәнебез, лаеклы ялга чыгуына карамастан, һаман эшләвен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 3238, тыл ветераннары 2 меңгә якын кеше. 100 яшьтән узган картларыбыз да бар. Шәһәребездә 1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр, Өлкәннәр көне...

Бүген Россиядә өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Чаллыда бүгенге көндә 120меңнән артык пенсионер яши. 38939 өлкәнебез, лаеклы ялга чыгуына карамастан, һаман эшләвен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 3238, тыл ветераннары 2 меңгә якын кеше. 100 яшьтән узган картларыбыз да бар. Шәһәребездә 1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр, Өлкәннәр көне уңаеннан, "Өлкән буын декадасы" кысаларында, зур чаралар уздыру планлаштырыла. Әлеге чараларга 100 яшьлек картларны котлау, Комсомол, Үзәк, Автозавод районнарында концерт тамашалары уздыру, спорт чаралары, шахмат бәйгеләре оештыру, тимурчылык эшләре һәм башкалар керә. Картлар йортында, "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә яшәүчеләргә махсус бүләкләр өләшенә. Ялгыз яшәүче картларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән сыйлыйлар.

Өлкәннәр бәйрәме ул гади генә бәйрәм түгел, ә буыннарны берләштерүче, тоташтыручы бәйрәм. Алар үз тәҗрибәләре, тормыш муллыклары белән бүлешә. Яшьләр аларга карап үрнәк, гыйбрәт алырга тиеш. Һәр әбинең, һәр бабайның аерым үз язмыш өлгесе. Алар төрле, бер-берсенә охшамаган. Һәрберсенең тормышларында асыл вакыт-мизгелләр бар. Менә шул асыл мизгелләрне күреп-табу, ул бизәкләрне җәүһәр итү, яшь буынның төп бурычы булып торадыр. Өлкәннәрнең язмышларын алардан соң килгән буын барларга тиеш. Бу - тормыш кануны. Барыбыз да картаячакбыз, барыбыз да яз, җәй фасылларын кичү белән тормыш көзенә аяк атлаячакбыз. Безнең тормышны, андагы асыл мизгелләрне инде бездән соң килгәннәр барлаячак. Әгәр аларга яхшы үрнәк күрсәтсәк, билгеле. Шуны онытмаска, аңлап яшәргә кирәктер шәт.

Өлкәннәр бәйрәме безгә моны искә төшереп, искәртеп торучы да чара. Россиядә ул 1992 нче елдан башлап билгеләп үтелә.

Һәрбер әби-бабайның картлыгы бәхетле булырга тиеш. Моңа ирешү өчен билгеле ки, аларга лаеклы пенсия түләү, мохтаҗлык тудырмау зарур. Өлкәннәребез үз картлыкларыннан канәгать булган очракта гына, аларга алмашка килүче буыннар рәте, үз бурычларын үтәгән булып санала аладыр. Шуңа күрә вәгъдәләр сүз дә генә калмасын, ниндидер хисап өчен генә түгел, ә мөһимлеген, асылын аңлап, гамәлләрдә чагылсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев