2 апрель 2015 яңалыклары
-
Математикадан имтихан тапшыручыларның өчтән бере "2"ле алган
Математиканың база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыручыларның нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда аны 13 укучы тапшырган иде. Имтихан тапшыручы 4 укучы сынауларны ерып чыга алмаган - "2"ле билгесе алган. Исегезгә төшерәбез, математикадан база дәрәҗәсендәге имтихан 5 балл белән бәяләнә. Аттестат алу өчен укучыга кимендә 3 балл алу кирәк. Имтиханны...
-
Рәзил Фәхертдинов – елның иң яхшы актеры!
Татарстанда Халыкара театр көнендә театр әһелләрен зурлау матур традициягә әйләнде. Бу көнне Гаиләскәр Камал исемендәге дәүләт татар академия театрында, "Тантана" республика театр премиясен тапшыру чарасы уздырыла. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган премия быел бишенче тапкыр тапшырылды. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә...
-
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкчи "КАМАЗ" ның җитештерү мәйданнарын карадылар. "КАМАЗ" ның җитештерү корпусларында, фәнни-техник үзәгендә, тапшырулар тартмасын җитештерүче уртак предприятиедә, шулай ук "Мастер" Кама индустриаль паркы мәйданчыгында булдылар.
-
Ярминкәләр уздыру турындагы боерыкта үзгәрешләр
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләрен уздыру турындагы боерыкка үзгәрешләр кертте. Шул рәвешле, ярминкәләр Чаллыда 4 һәм 11 апрельдә уза.
-
Социаль пенсия 10,3 %ка арта
1 апрельдән Татарстанда яшәүчеләрнең социаль пенсияләре 10,3 %ка арта. Шулай итеп, федераль ташламалардан файдаланучыларга (ветераннар, инвалидлар, радиациядән зарарланган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башкалар) айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 5,5 %ка индексацияләнә. 1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия, ай саен бирелүче өстәмә матди ярдәм...
-
Дәүләт хезмәләре порталы аша комиссиясез түлә
2015 елның 1 апреленнән электр энергия өчен түләгәндә, акчалата дәүләт җыемы алынмый. Бу "Татэнергосбыт" тарафыннан электр энергиясе тәэмин ителгән йортларга кагыла. Теләсә нинди банк картасы булган һәркем бу түләүне комиссиясез генә башкара ала. Элегрәк комиссия түләүнең 1 процентын тәшкил иткән. Искәртеп узабыз, былның 1 февраленнән теләсә нинди банк картасы булган...