Социаль пенсия 10,3 %ка арта
Яңалыклар тасмасы

Социаль пенсия 10,3 %ка арта

1 апрельдән Татарстанда яшәүчеләрнең социаль пенсияләре 10,3 %ка арта. Шулай итеп, федераль ташламалардан файдаланучыларга (ветераннар, инвалидлар, радиациядән зарарланган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башкалар) айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 5,5 %ка индексацияләнә. 1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия, ай саен бирелүче өстәмә матди ярдәм...

1 апрельдән Татарстанда яшәүчеләрнең социаль пенсияләре 10,3 %ка арта. Шулай итеп, федераль ташламалардан файдаланучыларга (ветераннар, инвалидлар, радиациядән зарарланган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башкалар) айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 5,5 %ка индексацияләнә. 1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия, ай саен бирелүче өстәмә матди ярдәм һәм социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр дә 10,3 %ка арта.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев