2 август 2021 яңалыклары
-
Чаллының Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 64%ка үтәлгән
Чаллыда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын ремонтлау 64%ка үтәлгән. Бу хакта иртәнге киңәшмә вакытында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
-
Яр Чаллыда һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр
Бу бәйрәмгә багышланган тантаналы чара традиция буенча "Ватан-ана" мемориалы янында узды.
-
Яр Чаллыда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 74%ка башкарылган
Хәзерге вакытта Чаллыда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау проценты 74% тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
-
Шәһәрдә "PROFдвижение” профориентация форумы ачылды
Тантанага “Россия тимер юллары” ААҖ идарә рәисе-өлкән киңәшче Максим Топилин килде.
-
91 860 Чаллы баласы бер тапкыр түләнә торган түләүләр алды
Бүгенге көннән Россия Пенсия фонды укучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча күчерә башлады. Чаллыда түләүләрнең гомуми суммасы 980 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.
-
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
Яр Чаллының пенсия фонды тарафыннан ел саен иминият кертемнәре кергән 39 827 эшләүче пенсионерның пенсияләре кире кайтарылды. Пенсия күләме беркетелгән коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсиягә дә шулкадәр күбрәк өстәмә.
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы микроисәбе барышында беренче тапкыр махсус планшетлар сынап карыйлар
Татарстанның авыл хуҗалыгы микроисәп алуларында 2021 елда беренче тапкыр планшетлы компьютерлар кулланылачак, алар белән Бөтенроссия халык санын алуны исәпкә алучыларга эшләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстанстаты җитәкчесе Наталья Гатауллина ТР территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микроисәпкә алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышында сөйләде.
-
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте
"Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте. Бу - социаль-икътисадый сәясәт нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече. Әйтеп китергә кирәк, алты ай нәтиҗәләре буенча өч муниципаль берәмлектә генә табигый үсеш күзәтелә: Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама", - дип хәбәр итте шәһәр ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова.
-
Наил Мәһдиев: «Эпидситуация катлаулы, йомшарырга ярамый»
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 3 175 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч республика күрсәткеченнән 5,5%ка түбәнрәк. 1910 кеше дәваланган.
-
Яр Чаллыда теркәлгән никахлар саны арта
Яр Чаллыда агымдагы елның алты аенда 1284 пар никахларын теркәгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 37%ка артык. Җәй айларында, гадәттәгечә, туй сезонының иң кызган чагы, тагын ике меңнән артык туй үткәрү планлаштырыла.
-
Яр Чаллы умартачылары балдан мул уңыш вәгъдә итәләр
Ул узган елга караганда яхшырак булачак.
-
Чаллы ЗАГСында креатив футболкалар киеп, бер пар язылды
Аларда нәрсә язылган иде?
-
«Калфаклы бәйге»гә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче билгеле
«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа бәйгегә старт биргән иде. 1 ай дәвамында, төгәлрәк әйтсәк 25 июльгә кадәр, газета укучыларыбыз басмабызның интернет сайтында катнашучылар өчен актив тавыш бирделәр.
-
Чаллының бер йорт ишегалдында машина йөртүче 13 яшьлек яшүсмерне бәрдергән
Бәхеткә, җәяүле артык зыян күрмәгән.
-
Чаллыда гражданнарны кабул итү оештырдылар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов гражданнарны традицион кабул итте. Шәһәр халкы депутатка су бүлеп бирү, экология һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре белән килде.