2 октябрь 2014 яңалыклары
-
Укытучыларыбызны хөрмәтлибез
2нче гимназиянең "Ак җилкәннәр" тимурчылар отряды шәһәрдә һәм мәктәптә бик күп изге эшләр башкара. ле күптән түгел безнең башлангыч белән гимназиядә иртәнге зарядка үткәрелде. Барлык укучылар анда актив катнашты. Сыйныф советы әгъзалары яңа башлангычны классларда дәвам итәрләр, дип ышанабыз. Бу көннәрдә тимурчыларның эшләре бигрәк тә күп. Без "Укытучыны котла!" акциясендә...
-
Юлларыбыз имин булсын!
2014 елның 8 аенда Татарстан Республикасы территориясендә 864 җәяүле юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. 85енең гомере өзелде. Тагын 817 җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 298 кеше җәяүле кичүен чыкканда машина астына эләкте. Әлеге юл һәлакәтләрендә 15 кешенең гомере өзелде, 299 кеше тән җәрәхәтләре алды. Кагыйдә буларак, көзге айларда юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең...
-
Уңышлы “Сәфәр”
2нче гимназиядә "Сәфәр" дигән исем астында спорт туризмы беренчелеге үтте. "Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен" шәһәр акцияләре кысаларында чараны "Сәләт-Чаллы" иҗтимагый оешмасы һәм "Яшүсмер" яшүсмерләр һәм яшьләр клублары үзәге оештырды. Ярышлар җәяүлеләр һәм тау туризмы буенча үткәрелде. Билгеле бер озынлыкта һәм вакыт аралыгында табигый, ясалма каршылыкларны үтүдә иң яхшы командалар,...
-
Кальян урлаган
Полиция хезмәткәрләре 19 яшьлек Минзәлә районы кешесен тоткарлаганнар. Ул акча урлауда гаепләнә. Узган атнада кичке сәгать унда сак бүлегенә Яшьлек проспектындагы сәүдә павильоныннан хәбәр килә. Биредә кальян урланган булып чыга. Хокук саклау органнары каракның эзенә бик тиз төшәләр. Ул кайчандыр биредә эшләп киткән кеше булып чыга. Полицейскийлар аңардан урланган кальянны...
-
Югары процентка ышанмагыз!
Радио, телевидениедә төрле финанс оешмаларының югары процентка халыктан кертемнәр кабул итүе, займнар бирүе, кредитларны түләргә булышуы турында игъланнар еш яңгырый, алар газета битләрендә дә күп. Кесәсендә бераз акчасы булган кешеләр, аларның югары процент вәгъдә итүенә ышанып, мошенникларның кармагына эләгә. Запас акчаларыннан тәмам колак каккач кына алар ярдәм сорап, хокук саклау...
-
8 айда – 11 мең 962 чит ил гражданы
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында шәһәр хакимиятендә дини һәм иҗтимгый оешмалар белән эшләү советының чираттагы утырышы булды. Анда катнашучылар Чаллыдагы миграция торышы буенча фикер алыштылар. Агымдагы елның 8 аенда 11 мең 962 чит ил гражданы миграция исәбенә алынган, ә 6 мең 958 кеше исәптән төшерелгән. Якын чит илдән килгән 85...
-
Полиция эшкә чакыра
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре билгеле бер вакыт җиткәч, лаеклы ялга китәләр. Шуңа күрә, Чаллы эчке эшләр идарәсе гарнизоны кадрларга кытлык кичерә. "Шәһәрдә җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен хезмәткәрләрнең җитәрлек булуы мөһим", - ди идарәнең кадрлар бүлеге башлыгы Александр Зиновьев. Хокук саклау органнарына түбәндәге категориядәге гражданнар кабул ителә: - хәрби бурычын...