8 айда – 11 мең 962 чит ил гражданы
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында шәһәр хакимиятендә дини һәм иҗтимгый оешмалар белән эшләү советының чираттагы утырышы булды. Анда катнашучылар Чаллыдагы миграция торышы буенча фикер алыштылар. Агымдагы елның 8 аенда 11 мең 962 чит ил гражданы миграция исәбенә алынган, ә 6 мең 958 кеше исәптән төшерелгән. Якын чит илдән килгән 85...
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында шәһәр хакимиятендә дини һәм иҗтимгый оешмалар белән эшләү советының чираттагы утырышы булды. Анда катнашучылар Чаллыдагы миграция торышы буенча фикер алыштылар.
Агымдагы елның 8 аенда 11 мең 962 чит ил гражданы миграция исәбенә алынган, ә 6 мең 958 кеше исәптән төшерелгән. Якын чит илдән килгән 85 кешегә эшкә урнашырга рөхсәт бирелгән. Физик затларга эшләү өчен 2552 патент рәсмиләштерелгән.
1 сентябрьгә Чаллыда законлы рәвештә 7 меңнән артык чит ил гражданы яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев