2 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чаллыда “Күңел җылысын бүләк ит” дигән хәйрия акциясе старт ала
Ул 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең асылы мохтаҗларны кием-салым белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Мисал өчен, "Нур" яшьләр үзәгендә өлкән яшьтәгеләр, күпбалалы аналар, физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен җылы киемнәр җыю оештырылачак.
-
Күпбалалы гаиләләр тагын да күбрәк акча алачак
Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия". Русия хөкүмәте төбәкләрдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына каралган.
-
Илназ Гариповка кызлар күлмәге кидерткәннәр
1 октябрьдә "Пирамида" концертлар залында «Татар радиосы»ның туган көне уңаеннан зур тамаша булды. Әлеге чарада татар эстрадасының иң затлы җырчылары катнашты. Концерт алдыннан Илназ Гариповның фотосы аеруча да кызык булып чыккан. Ул хатын-кызлар күлмәге киеп төшкән.