Чаллыда “Күңел җылысын бүләк ит” дигән хәйрия акциясе старт ала
Ул 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең асылы мохтаҗларны кием-салым белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Мисал өчен, "Нур" яшьләр үзәгендә өлкән яшьтәгеләр, күпбалалы аналар, физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен җылы киемнәр җыю оештырылачак.
Ел саен әлеге акция кысаларында волонтерлар меңгә якын комплект кием-салым җыя. Мохтаҗларга җылы әйберләр 22-23 октябрь көннәрендә тапшырылачак. Артып калганнарын чиркәү һәм мәчетләргә илтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев