3 декабрь 2021 яңалыклары
-
Зур югалту
Милли хәрәкәт ветераны Габдулла Сәхәбетдин улы Сәрвәретдинов коронавирус авыруыннан быел көз көне вафат булды. Ул гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган фидакарь шәхес иде. Һичшиксез, аның якты исеме татар тарихында урын алды.
-
Татарча картлар гына сөйләшә, имеш
Кече оныгыма 4 яшь тулды. Теле татарча ачылган, бер яшьтән үк татар җырлары тыңларга яраткан онык кинәт кенә урысча сөйләшүгә күчте дә куйды. Югыйсә әти-әнисе дә, без – әби-бабайлар да гел татарча гына сөйләшәбез бит.
-
Татар һәм башкорт табиблары «Гиппократ»та очраша
18 ноябрьдә «Татарлар штабы» табиблар һәм студентлар өчен очрашу үткәрде.
-
Яңа елны матур итеп каршылыйк
Быел «Азатлык» мәйданындагы төп чыршыны яңача бизәргә планлаштыралар. Шәһәрнең архитектура идарәсе башлыгы Мәликә Шәмсиева әйтүенчә, чыршы балалар әкиятләренә һәм фольклорга нигезләнеп бизәләчәк.
-
Өйдә тору мәслихәт!
Шәһәрнең баш табибы Илгизәр Бариев журналистлар белән очрашуда санитар-эпидемиологик вәзгыятьне бәян итте. Бүгенге көндә Чаллыда коронавирусның расланган очрагы 5 218гә җитте. Бу республикадагы күрсәткечтән 3,1%ка түбәнрәк. Хәзерге вакытта 179 кеше табиблар күзәтүе астында.
-
Картлык көнендә идәндә йокларга мәҗбүр! Шәһәрдәшебезгә ярдәм кирәк!
Чаллының 27нче комплексында өлкән яшьтәге бер шәһәрдәшебез бик аяныч шартларда гомер итә. Бер-ике ел элек ул инсульт кичергән булган, шуның нәтиҗәсендә хәзер гәүдәсенең сул як өлеше хәрәкәтләнми.
-
Аның кебек кешеләр юк
Мин кайнаналары белән начар мөнәсәбәттә булган кешеләрне аңламыйм. Тормыш иптәшеңнең кадерле кешесе белән ни рәвешле дошман булып яшәргә була? Ул бит пар канатыңа гомер биргән, аны карап-тәрбияләп аякка бастырган. Ирең белән сүзгә килгән очракта мөнәсәбәтләрне җайларга, эч-серләреңне бушатырга аннан да якын кеше юк бит. «Каенанам» дип әйтергә телем дә әйләнми минем, әни ул минем өчен, үз әниемнән дә якын кеше.
-
Безнекеләр – җиңүчеләр булдылар!
Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе өч номинациядә иң яхшы әсәрләрне билгеләде.
-
«Күңел» рекорд куярга җыена
Тәнәфессез, бер ялсыз 30 сәгатьлек эфир. Иртәнге «2+ шоу» тапшыруын алып баручылар – Алинә Вәлиева белән Ришат Хаҗиев һәм радионың яшь популяр алып баручысы – Алмаз Хәертдинов Татарстан радиолары рекорды китабына керү өчен тырышачаклар.
-
"Шәһри Чаллы"га яздыру - изге эш!
Ел да, декабрь аенда узучы инвалидлар ункөнлеге кысаларында, газетабыз «Шәһри Чаллыга язылу бүләк ит!» дип исемләнгән акция оештыра. Аның кысаларында мәрхәмәтле шәһәрдәшләребез физик мөмкинлекләре чикле чаллылыларга калабызның бердәнбер татар басмасына абунә бүләк итә. Әйтергә кирәк, мондый изге гамәл кылучылар шактый. Шуларның берсе –шәһәр башкарма комитетында тәрҗемәче булып эшләүче Римма Солтанова. Шушы көннәрдә ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Галиәхмәт Шаһины “Шәһри Чаллы” газетасына яздырды.
-
Чаллыдагы WorldSkills ярышларында фармацевтлар ярышты
Татарстанда урта махсус уку йортлары студентлары өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионаты башланды. Анда республика буенча 1,8 меңнән артык конкурсант катнаша, алар 260 компетенция буенча осталыкларын сынаячак. Ярышлар җөмһүриятебезнең 16 шәһәрендә һәм бистәсендә үтәчәк. Шушы көннәрдә Чаллының медицина көллияте базасында да «Фармацевтика» компетенциясе буенча II төбәк чемпионаты үткәрелде. Ул 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Фаҗигадә зыян күрүчеләр хастаханәдә дәвалана
1нче декабрьдә Чаллыдан Алабугага баручы вахта автобусы һәлакәткә очрады. Анда бер кеше вафат булды.
-
Мине спорт яшәтә
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Календарьдагы әлеге дата безгә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезгә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бүгенге көндә республикабызда барлыгы 272 мең 500 инвалид яши. Аларның 32 587е безнең шәһәрдә гомер кичерә.
-
Татар мәхәлләсе музее
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышлап музей ачарга ниятлиләр.
-
«Чәчәк күлмәк» маҗараларга бай спектакль
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар Дәүләт драма театры татар халык әкиятләренә нигезләнгән яңа спектакльне әзерли башлады.