5 июль 2021 яңалыклары
-
8 июль Чаллыда ничек бәйрәм ителәчәк?
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне рус православие чиркәве гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә.
-
Яр Чаллыда медицина көллияте директоры һәм аның кызы кулга алынды
Хәзерге вакытта хатын-кызлар вакытлыча тоту изоляторында.
-
Яр Чаллыда ир-атның гәүдәсен үлгәннән соң өч тәүлек узгач тапканнар
Ул берүзе яшәгән.
-
Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән бала егылып төшкәннән соң җинаять эше ачылды
Бала тәрәзә төбенә менгән, москит сеткасына таянган һәм егылып төшкән.
-
Чаллының Һади Такташ урамында юл ябылачак
7 июльдән 21 июльгә кадәр Һади Такташ урамында 15/6 торак йорт районында (ЗЯБ бистәсе) автомобиль транспорты хәрәкәте ябылачак.
-
"Мосфильм" режиссеры Владимир Меньшов вафат булды
82 нче яшендә рус кинематографына "Москва слезам не верит", "Любовь и голуби" фильмнарын һәм башка культ картиналарын бүләк иткән атаклы кинорежиссер Владимир Меньшов вафат булды, дип хәбәр ителә Мосфильм сайтында.
-
Чаллыда Тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә
Чаллы Комсомол районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. Габдулла Тукай яр буенда "Дуслыкта безнең көч" дигән чара узды. Бәйрәм кунакларына үз номерларын "Энергетик" мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары тәкъдим итте. Чараны алып баручы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Татарстан Республикасының халык мирасы турында сөйләде.
-
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәлалов вафат
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәлалов вафат. Хушлашу иртәгә, 6нчы июль көнне Г. Камал театры каршында үтәчәк.
-
Ел башыннан Чаллыда 4 500дән артык кеше эшкә урнаштырылган
Ел башыннан Чаллыда 4 503 кеше эшкә урнаштырылган. Хәзерге вакытта 1 591 кеше эшсез дип теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56%ны тәшкил итә. Бу хакта "Россия эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.
-
Чаллы урамнарында җинаятьләр саны 17%ка кимегән
Агымдагы елның алты аенда шәһәрнең җәмәгать урыннарында 1433 җинаять теркәлгән, кимү 3,4%ны тәшкил иткән, шәһәр урамнарында җинаятьләр саны 17% ка кимегән (910нан 755кә кадәр). Җәйге чорда урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең полиция башлыгы Михаил Чекмарев сөйләде.
-
Чаллыда Роспотребнадзор идарәсе эпидемиягә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауны дәвам итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда лабораториядә расланган яңа инфекциянең 2 897 очрагы теркәлгән. 120 кеше медицина күзәтүе астында, 8 726 кеше күзәтү астыннан төшерелгән.
-
Яр Чаллыда бер бала тәрәзәдән егылган һәм теш казнасын сындырган
Вакыйга урынына шәһәр прокуроры урынбасары чыкты.
-
47 яшьлек Чаллы кешесе өченче каттан егылып җитди зыян күргән
Аны җәрәхәтләр белән Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып китәләр.
-
5 июльгә Чаллыда һава торышы
Дүшәмбе көн, бүген, көчле җил көтелә, урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә.