5 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәчәге турында белдерде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәргә теләген җиткерде. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда белдерде. "Без һәрвакыт терроризм һәм экстремизм очракларына каршы. Әгәр күрше илләрдә берәр нәрсә булса, һәрвакыт Эйфель манарасын матәм төсләре белән яктырталар. Әмма хәзер бу әйбер күзәтелми. Бу бит меңләгән кеше! Аларның каннары Европа...
-
Чаллыда аксакаллар җыелышты
3 сентябрьдә "Туфан" мәчетендә Чаллы шәһәре Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы узды. Рәсми чараның Корбан гаете көннәренә туры килүе җыелышны Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның тәбрик сүзләре, Коръән аятьләре уку, ихлас дога кылу белән башлап җибәрергә мөмкинлек бирде. Утырышта өч көн тәртибе тәкъдим ителеп, иң...
-
Тамашачылар Хәния Фәрхине зурлап искә алачак
Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула. Шул уңайдан, атказанган артистны тамашачылары флешмоб белән искә алачак. Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарачак. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов хәбәр иткән.
-
Вакцина ясатыр вакыт
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйткәнчә, грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да табиблар вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне, ягъни...
-
Рус телле балаларга татар теле дәүләт теле буларак укытылачак
Рус телле балаларга татар телен нәтиҗәлерәк өйрәтү максатыннан татар теле һәм әдәбиятын укытуның яңа концепциясе булдырылган. Татар телен тиздән ике юнәлешкә бүлеп - туган тел һәм дәүләт теле буларак укытачаклар. Моның өчен яңа дәреслекләр әзерләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе...
-
Чаллы балалар хастәханәсенә спорт кирәк-яраклары кайтарталар
Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондыннан спорт кирәк-яраклары өчен 567 мең сум акча бүленгән. Әлеге суммага Чаллының 2 нче балалар хастәханәсенә йөгерү юллары, велотренажер һәм степ-платформалар кайтартачаклар.