Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Көн темасы

Рус телле балаларга татар теле дәүләт теле буларак укытылачак

Рус тел­ле ба­ла­лар­га та­тар те­лен нә­ти­җә­ле­рәк өй­рә­тү мак­са­тын­нан та­тар те­ле һәм әдә­би­я­тын укы­ту­ның яңа кон­цеп­ци­я­се бул­ды­рыл­ган. Та­тар те­лен тиз­дән ике юнә­леш­кә бү­леп - ту­ган тел һәм дә­ү­ләт те­ле бу­ла­рак укы­та­чак­лар. Мо­ның өчен яңа дә­рес­лек­ләр әзер­лә­нә. Бу хак­та "Та­тар-ин­форм" мәгъ­лү­мат агент­лы­гы та­ра­фын­нан үт­кә­рел­гән мат­бу­гат кон­фе­рен­ци­я­сен­дә Та­та­рис­ти­ка һәм тюр­ко­ло­гия Юга­ры мәк­тә­бе җи­тәк­че­се...

"Бы­ел май аен­да та­тар те­ле һәм әдә­би­я­тын укы­ту кон­цеп­ци­я­се ка­бул ител­де. Ул кон­цеп­ци­я­не без Фән­нәр Ака­де­ми­я­се бе­лән бер­гә эш­лә­дек. Яңа кон­цеп­ция бу­ен­ча та­тар те­ле ту­ган тел һәм дә­ү­ләт те­ле бу­лып укы­ты­ла баш­ла­я­чак. Хә­зер­ге ва­кыт­та без та­тар те­лен 3 юнә­леш бу­ен­ча - та­тар те­ле та­тар мәк­тә­бен­дә, та­тар те­ле рус мәк­тә­бен­дә һәм рус­лар өчен та­тар те­ле­нә бү­леп укы­та­быз. Дә­ү­ләт те­ле бу­ла­рак укыт­кан­да, дә­рес­лек­ләр Ев­ро­па стан­дарт­ла­ры­на ни­гез­лә­неп, дә­рә­җә­ләр­гә бү­ле­неп эш­лә­нә­чәк. Бу рус тел­ле һәм баш­ка мил­ләт ба­ла­ла­ры­на та­тар те­лен өй­рә­тү­дә җи­ңел­лек­ләр ту­ды­рыр дип уй­лый­быз", - ди Әл­фия Йо­сы­по­ва.

Әл­фия Йо­сы­по­ва сүз­лә­рен­чә, та­тар те­лен ту­ган тел бу­ла­рак укы­ту һәм дә­ү­ләт те­ле бу­ла­рак үз­ләш­те­рү юнә­леш­лә­ре дә, үз чи­ра­тын­да, ка­те­го­ри­я­ләр­гә бү­ле­нә­чәк. Бу бү­ле­неш ба­ла­лар­ның та­тар те­лен бе­лү дә­рә­җә­се­нә һәм сый­ны­фы­на ка­рап баш­ка­ры­ла­чак.

tatar-inform.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев