8 июнь 2021 яңалыклары
-
«Дозор» Чаллыдагы парковка кагыйдәләрен дөрес үтәлүне тикшерәчәк
Яр Чаллыда «Дозор» дип исемләнгән яңа система барлыкка килде. Әлеге система аша парковка кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне фотога төшереп кую мөмкинлеге бар.
-
Чаллы табибларыннан торган «Мобиль поликлиника» авылда яшәүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтә
«Мобиль поликлиника» күчермә комплексының 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары кичә Минзәлә районы Бикбау авылында булдылар.
-
Иннополиста оештырылган бәйрәмдә Би-2 чыгыш ясый
9 июнь көнне Иннополис шәһәре үзенең оешуына 6 ел тулган бәйрәмне оештыра. Бу хөрмәттән Иннополиста концерт программасы, мастер-класслар һәм авиашоу үтәчәк.
-
Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары исерек килеш 8 яшьлек баланы бәрдерә
Үткән шимбәдә 46 яшьлек җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары исерек килеш машина белән идарә иткәндә 8 яшьлек баланы бәрдерә. Бала самокатта бара торган була.
-
Россиядә бу җәйдә яңа пособиелар барлыкка киләчәк
1 августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк, ә 1 июльдән авыр финанс хәлендә калган көмәнле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Картиналар галереясендә спектакль күрсәттеләр
Россия кече шәһәрләренең XVIII театр фестивале кысаларында Чаллының картиналар галереясендә конкурстан тыш «Плюс-минус спектакль» дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр.
-
Усманов урамын төзекләндерү 30 августка тәмамланырга тиеш
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Усманов урамындагы ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы проспектыннан алып Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта эш алып барыла. Аның озынлыгы – 1,3 километр.
-
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63%ка кимеде
Татарстан Республикасы буенча әлеге күрсәткеч 1,06%ны тәшкил итә. Бу турыда "Работа России" кадрлар үзәге директоры Жанна Хайрова хәбәр итте.
-
КВН командалары көч сынашачак
16 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында төрле төбәкләрдән җыелган 10нан артык КВН командасы көч сынашачак.
-
Чаллыда пляж волейболы сезоны ачылды
Үткән ялларда рәсми рәвештә пляж волейболы сезонын тантаналы ачып җибәрделәр. Г.Тукай исемендәге үзәк пляжда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир оештырылды.
-
Тантаналар сараенда 1000нче гаилә законлы теркәлде
Кичә Чаллыда Мария һәм Алексей Шубиннарның законлы рәвештә никах туйлары узды. Аларның гаиләсе ел башыннан ЗАГСта теркәлгән барлык парларның 1000нче саны белән рәсмиләштерелде.
-
Шәһәр мунчалары кыскартылган эш графигына күчте
Шәһәр мунчалары бүгенгесе көндә атнасына нибары 3 көн генә эшли. Җәй башланганчы исә алар атнасына 4 көн шәһәрдәшләребезне кабул итә иде.
-
Көн саен Чаллыдан бакча ширкатьләренә йөрүче автобус 120дән артык рейс ясый
Чаллыдан барысы 85 бакча ширкәтенә көн саен 39 маршрут буенча автобус йөреп тора.
-
Чаллыда күпфатирлы йортларда 41%ка капиталь ремонт башкарылган инде
Агымдагы елда шәһәрдә барысы бергә 1 млрд 466 млн сумга 150 объект ремонтланачак. Эшләрне тәмамлау вакыты – 1 ноябрь. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
-
8 июньгә һава торышы
8 июньдә шәһәрдә төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +8..+13˚, көндез +23..+28˚ градус җылы булачак.