Иннополиста оештырылган бәйрәмдә Би-2 чыгыш ясый
Яңалыклар тасмасы

Иннополиста оештырылган бәйрәмдә Би-2 чыгыш ясый

9 июнь көнне Иннополис шәһәре үзенең оешуына 6 ел тулган бәйрәмне оештыра. Бу хөрмәттән Иннополиста концерт программасы, мастер-класслар һәм авиашоу үтәчәк.

Спорт комплексы мәйданчыгы тирәсенә фотоурын, лаунж-зона һәм фудтраклар, стритфуд зоналары да куячаклар. Авиашоу белән «Русские витязи» пилотаж төркеме 7 данә Су-35 истребительләрендә чыгыш ясыячаклар. Җыелган кунакларга алар һавада онытылмаслык авиа-шоу тәкъдим итәчәкләр. Бәйрәмдә шулай ук төрле мастер-классларда катнашып, чамадан олы өстәл уеннарында көч сынашып булачак. Моннан тыш территориядә балалар өчен махсус программа да оештырыла. 
Программа:
17.00 – Махсус мәйданчыклар эшли башлый, Dj Bubble Gum чыгышы. 
18.00 – «Русские витязи» пилотаж төркеменең авиа-шоу программасы.
18.45 – Акапель хор һәм «Злачное место» триосы чыгышы. 
19.00 – АYGUL чыгышы. 
21.00 – Би-2 төркеменең концерт программасы.
22.30 – Бәйрәм салюты.  

 

Фото: musicboxtv.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәдәният эстрада

Нет комментариев