8 июль 2016 яңалыклары
-
Россиягә “кыргый фәрештә” килә
"Кыргый фәрештә" ("Дикий ангел") сериалы буенча танылган һәм күпләрнең яраткан артистына әйләнгән Наталья Орейро "Стархит" басмасына Дөнья чемпионаты вакытында Россиягә күченергә җыенуын белдергән. Ул Россиягә килеп, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөреп, яшәүне яхшы идея дип саный.
-
Давыл булуы көтелә
Ял көннәрендә һава торышы бозылуы хакында кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 9 июльнең иртәнге 9ыннан алып, 10 июльнең иртәнге 6 сәгатенә кадәр урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы, секундына 20-25 километрга кадәр тизлектәге җил, давыл булуы көтелә. Температура төнлә 14-16, көндез 19-21 градус җылы булачак.
-
Гаилә көне, байкерлар туе, колак ишетмәгән исемнәр – Чаллылылар барысын да уздыра
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Аны илебездә 2008 нче елдан башлап бәйрәм итәләр. Ромашка чәчкәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булып тора. Әлеге көн дәүләт бәйрәме статусы исемен йөртмәсә дә, җәмгыятебездә аның әһәмияте зур. Ул гаилә йолалары белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне.
-
Чатыр тауга – бәйрәмгә
Иртәгә мәгърүр Чатыр тауда республикабызда яшәүче төрки халыкларның фольклор коллективлары фестивале була. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенең катнашуы көтелә.
-
Рөстәм Миңнеханов - Чаллыда
7 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «ТЭМПО» Кама металлургия комбинатында булды. Завод сортлы прокат һәм төзелеш арматурасы җитештерәчәк. Бу масштаблы һәм Татарстан Республикасы территориясендә бердәнбер инвестицион проекка 2012 елда нигез салынган иде.