Чатыр тауга – бәйрәмгә
Иртәгә мәгърүр Чатыр тауда республикабызда яшәүче төрки халыкларның фольклор коллективлары фестивале була. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенең катнашуы көтелә.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда "Чатыр тау җиле" исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Биредә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган күренешләр, Азнакай осталарының кул эшләре күргәзмәләре оештырылачак. Шулай ук төрки халыкларның милли ашларыннан авыз итәргә, Азнакай сувенирларын сатып алырга мөмкин булачак.
Фестивальдә теләге булган һәркем тамаша кыла ала. Байбаклары, ак чәчле кылганнары һәм хуш исле җиләкләре белән данлыклы Чатыр тауга бәйрәмгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев