9 февраль 2018 яңалыклары
-
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте. "Дуслыктан та матуррак күренеш юк дөньяда....
-
Түләүсез туклану каралган
Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары өчен түләүсез туклану каралган. Андый ата-аналардан туклану өчен акча түләтү күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы гамәлдәге законга каршы килә. http://kiziltan.ru/obraz/9862-tlsez-tuklanu-karalgan.html
-
Театрда – премьера
Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы тамашачыларга премьера әзерли. Тиздән күренекле драматург Туфан Минңуллинның "Хушыгыз" трилогиясе буенча куелган "Бер мәхәббәт кыйсасы" исемле мелодрама куела. Аның премьерасы 2-3 мартка билгеләнгән. Билетлар инде сатуда. Әлеге данлыклы спектакльне баш режиссер Фаил Ибраһимов сәхнәгә куя. Рәссамы Валерий Яшкулов, композиторы Юрий Чаплин. Спектальдәге төп рольләрне...
-
Ана капиталын – торакка
Шәһәребездә ана капиаталын 28 меңнән артык кеше торак шартларын яхшырту өчен кулланган. 26,7 мең кеше өлешчә яисә тулысынча кредитын япкан, тагын 1,3 меңе кредитсыз гына торак шартларын яхшырткан. Тулаем алганда шәһәребездә 36 мең кеше ана капиталы алган. Аларның 80%ы акчаны тулысынча гаиләнең ихтяҗын канәгатьләндерүгә тоткан. Программа гамәлгә кергәннән бирле халыкка...
-
Чаллыда бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырмакчылар
Шәһәр советының чираттагы сессиясендә муниципаль учреждение җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карарга җыеналар. Әлеге мәсьәлә депутат комиссияләрендә каралып, хупланды инде. Бердәм тариф челтәре буенча хезмәт хакы алучы муниципаль учреждение хезмәткәрләренең эш хакын 14%ка арттырмакча булалар. Моннан тыш, 1 сентябрьдән өстәмә белем бирү педаоголарының, артистларның, китапханәчлеәрнең, фәнни хезмәткәрләрнең окладка...
-
Субсидия алыйм дисәң....
16 февральдән җылылык өчен субсидиягә хокукны яңадан теркәү башлана. Бу чара шәһәрдә кыенлыкларсыз гына узмый, чөнки социаль яклауга мохтаҗлар күп, ә аларга хезмәт күрсәтүчеләр аз. Февраль башында халык кирәкле документларны җыеп, белгечләргә бару вакытын көтә башлый. Берәүләр алдан ук чиратка языла, икенчеләр көнендә генә белгечләр янына барырга планлаштыра. Яңа шәһәрнең...