9 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Яр Чаллының Орган залында Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак
18 сентябрьдә шәһәрнең Орган залында Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры соло концерты белән чыгыш ясаячак.
-
1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Нур» яшьләр үзәгендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр
1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Нур» яшьләр үзәгендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Барлыгы унбиш иҗади эш, алар төрле техникаларда башкарылган.
-
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында мини-гольф буенча ярышлар узачак
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында мини-гольф буенча ярышлар узачак. Ярышлар 11 сентябрьдә Golfstreeeam клубында узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә.
-
Яр Чаллының 18 гаиләсенә ана капиталы тапшырылды
Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чараның хөрмәтле кунагы - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина. Ул гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм 18 сертификат тапшырды.
-
Яр Чаллыда финанс өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Яр Чаллыда Финансистлар көнен билгеләп үттеләр. Чара Тантаналар сараенда узды. Шәһәрнең финанс учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.
-
Чаллының 7нче дәваханәсендә чит ил гражданнарын вакцинацияләү дәвам итә
Яр Чаллының 7нче шәһәр дәваханәсендә COVID-19дан чит ил гражданнарына вакцинация ясау дәвам итә.
-
Чаллы пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган түләүләргә 1,5 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән
Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия фонды пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәсе бүлекчәләренә һәм илтеп тапшыру хезмәтенә 1 496 380 мең сум акча юнәлдерүен хәбәр итә.
-
Спорт яратучыларга – лаеклы бүләк
Быелгы сезонда «Яшүсмер» клубы оештырган турнирда 32 мәктәп футбол командасы катнашты. Алар арасыннан 77 нче гимназия укучыларының – «Бүреләр-77» командасы җиңүче дип табылды. Аларга – кубок, медальләр тапшырылды, ә мәктәпнең спорт залына ремонт ясалды.
-
Чаллы пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган түләүләргә 1,5 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән
Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия фонды пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәсе бүлекчәләренә һәм илтеп тапшыру хезмәтенә 1 496 380 мең сум акча юнәлдерүен хәбәр итә.
-
Ел әйләнәсе эшли торган пляж
Мамадышта «Нократ» дип аталган шундый пляж ачылды. Биредә сауналар комплексы, бассейннар, хамам, тозлы мунча һәм джакузи булачак.
-
2022 елдан ана капиталы арта
2022 елдан беренче бала өчен ана капиталы 503 мең сум, икенче бала өчен 665 мең сум тәшкил итәчәк.
-
Чаллылылар бильярд буенча Татарстан чемпионнары исемен яуладылар
Шәһәрдә бильярд буенча Татарстан чемпионаты узды. Яшел сукнадагы баталияләрдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Лениногорск, Алабуга һәм Әгерҗедән 52 ир-ат һәм 10 кыз катнашты.
-
Юлларда - яңа камералар
Татарстан юлларында фото һәм видеога теркәү өчен 78 камера куелачак. Алар өчен республика бюджетыннан 140 млн сум акча китәчәк.
-
Яр Чаллыда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булды. Иң элек ул видеоконференция режимында эш штабы утырышын үткәрде. Анда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм муниципаль районнар катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны яңа флешмобта катнашырга чакырды
Теләге булган һәркемне акциядә катнашырга чакырган ролик республика башлыгының Instagram битенә урнаштырылган.