9 октябрь 2014 яңалыклары
-
Президиумга үзгәрешләр кертелә
ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле рәвештә, шәһәр советының эшче органнарына үзгәрешләр кертелә. Депутатларның чираттагы җыенында кадрлар мәсьәләсе каралды. Шәһәр советының президиумы составында 7 депутат булачак. ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнүе сәбәпле, Васил Шәйхразиевны, Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Владимир Бестолковны гамәлдәге составтан чыгарырга тәкъдим ителде. Республика Дәүләт Советы депутаты...
-
Предприятиеләр эшкә чакыра
Шәһәр мәшгульлек үзәге 14 октябрьдә чираттагы вакансияләр ярминкәсе уздыра. Анда 15 предприятие вәкиле үзләрендә эш тәкъдим итә. "Төзелеш материаллары комбинаты", "Содексо ЕвроАзия", "Промжелдортранс-Сервис", "ДаГаз" предприятиеләренә, "Татнефть-АЗС Центр" филиаллары һәм КАМАЗга эшләрне бүлүче, тегүче, мастер, кассир, кондитер, тракторист, электромонтер, токарь, монтажчы, стропальщик, фрезерчы, пешекче кирәк. Агымдагы елның октябрь башына республиканың вакансияләр...
-
Газга көйләнгән техникага югары бәя
"Газпром" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Алексей Миллер һәм Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко IV халыкара газ форумында КАМАЗда җитештерелгән техникага югары бәя бирделәр. Санкт-Петербургта узган әлеге күргәзмәгә автогигант газ ягулыгы белән эшли торган автомобильләр тәкъдим иткән иде. "ЭКСПОФОРУМ" конгресс-күргәзмә үзәгенә килүчеләр коммуналь хуҗалык өчен уңайлы булган күпфункцияле йөк машинасы һәм түбән идәнле...
-
Беркатлы булмагыз
Мошенниклар үз максатларын тормышка ашыру өчен банк карточкаларыннан бик оста файдалана. Ел башыннан Чаллыда моңа бәйле 35 җинаять очрагы теркәлгән. Шунысы куанычлы, барлык очракларда да җинаятьчеләр табылган һәм административ җаваплылыкка тартылган. Эчке эшләр идарәсендә узган чираттагы брифингта оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Биктимеров әйүенчә, 22 очракта шәһәрдәшләр үзләре мошенникларның исәп-хисап...
-
Чисталык үзебез өчен
Шәһәрдәге каты чүп калдыкларын кая илтәләр? Аларны сортларга бүләләрме? Чаллы һәм Тукай районында яшәүчеләрне күптәннән әлеге сораулар борчый. Халык җитәкчеләрдән аларга ачыклык кертүне таләп итә. Моны күздә тотып, шәһәр советының регламент һәм хокук тәртибе буенча комиссия депутатлары "Идел буе экология компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять полигонында булып кайттылар. Оешма вәкиле Рудел...
-
Туган якта яши шагыйрь рухы
Кадыйр Сибгатуллинны искә алып, хәтер яңартыр өчен, соңгы елларда яшәгән, соңгы сулышын алган шәһәрдән - Чаллыдан бер төркем зыялылар Балык Бистәсе районына сәфәр кылды. Шулай ук, Казаннан шагыйрь иҗатына фидакарь затлар, мәдәният хезмәткәрләре Шамил Ногманов, Рафинад Сәлахов килгәннәр иде. Олы шәхеснең бакыйлыкка күчүенә 20 ел үткән. Бу мәңгелек өчен бер...