Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президиумга үзгәрешләр кертелә

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле рәвештә, шәһәр советының эшче органнарына үзгәрешләр кертелә. Депутатларның чираттагы җыенында кадрлар мәсьәләсе каралды. Шәһәр советының президиумы составында 7 депутат булачак. ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнүе сәбәпле, Васил Шәйхразиевны, Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Владимир Бестолковны гамәлдәге составтан чыгарырга тәкъдим ителде. Республика Дәүләт Советы депутаты...

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле рәвештә, шәһәр советының эшче органнарына үзгәрешләр кертелә.

Депутатларның чираттагы җыенында кадрлар мәсьәләсе каралды. Шәһәр советының президиумы составында 7 депутат булачак. ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнүе сәбәпле, Васил Шәйхразиевны, Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Владимир Бестолковны гамәлдәге составтан чыгарырга тәкъдим ителде. Республика Дәүләт Советы депутаты Роман Мугерман, шулай ук Юрий Кожарин һәм Илдус Камалов та үз теләкләре белән регламент, хокук тәртибе, законлылык һәм җирле үзидарә буенча комиссиядән чыгарыла.

Бу мәсьәләләр буенча 16 октябрьдә булачак шәһәр советы сессиясендә тиешле карарлар кабул ителер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев