9 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан
Интернет аша машина сатып алырга уйлаган Чаллы кешесе 440 мең сум акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. 29 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итеп, интернет-сайтларның берсендә автомобиль сатылуы турында бер игъланга юлыгуын әйтә.
-
Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин
Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин. «Известия» порталы «Руспродсоюз»га сылтама белән шул хакта хәбәр итте. «Руспродсоюз»ның дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Алексей Тюник белдергәнчә, хәрәкәттәге состав һәм вагоннарга кытлык күзәтелгәнлектән, тоз чыгаручылар продукцияне сәүдә оешмаларына азрак күләмдә төяп җибәрә.
-
Автогигант уңышлы эшли
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә агымдагы елның 10 аена да башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Соңгы елларда автогигантның уңышлы эшләве сөенечле хәл. Генераль директор Сергей Когогин әйтүенчә, агымдагы елда базар үсеше өметле фаразларны да узып китте.
-
Кышка көрәк сайлыйбыз
Авылларда, шулай ук шәһәр тирәсендә үз йортлары белән яшәүчеләргә кышын да эш җитәрлек. Кышка әле бер ай бар, бураннар да күп булыр. Көрәгең уңайлы булса, кар көрәүнең бер авырлыгы да юк. Көрәкләр зурлыгы буенча гына түгел, формасы, материалы белән дә аерыла. Аларны агач, пластик, корыч, алюминийдан ясыйлар. Иң еш кулланыла...
-
Машинаны җылытам дип шартлата күрмәгез
Сиздерми генә кыш та килеп җиткәч, һәрберебез җылынырга ашыга: туннарны алып киябез, өйләрне җылытабыз һәм тормышыбызда алыштыргысыз транспорт чарасына әйләнеп киткән тимер атыбыз - автомобильләрне дә әзерлибез.
-
Чаллыдан чыгу юлында транспорт һәлакәте булды
Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында кичә 15:20 минутта көчле юл-транспорт һәлакәте булды. 36 яшьлек "Лада Гранта" йөртүчесе, Зәй шәһәренә барганда, үзе белән янәшә хәрәкәт итүче "ГАЗ" автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә, пассажир урынында барган 50 яшьлек "Лада Гранта" хуҗасы урында ук һәлак була. Машина йөртүчене исә Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып китәләр. Ул исерек...
-
Полиция хезмәткәрләре көне алдыннан Чаллыда яңа патруль-пост пункты ачылды
10 ноябрьдә полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан шәһәребездә төрле чаралар оештырыла. Чөнки бу һөнәр ияләре халкыбыз тормышы, милке һәм иминлеге сагында торалар. Соңгы вакытларда урамнарда йөрү куркытмый башлады, җинаятьләр саны да кимеде. Шәһәр җитәкчелеге дә полиция хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыруга зур өлеш кертә.
-
Чаллы укучылары бөтенроссия бәйгесендә уңыш казанды
Чаллы укучылары Мәскәүдә робот техникасы буенча узган ярышлардан алтын һәм көмеш медаль алып кайттылар. "Робот һәм мин" исемле бөтенроссия лигасының икенче этабында илебезнең төрле төбәкләреннән 30 команда катнашты Алар арасында шәһәребез укучылары аеруча уңышлы чыгыш ясады.