Чаллы укучылары бөтенроссия бәйгесендә уңыш казанды
Чаллы укучылары Мәскәүдә робот техникасы буенча узган ярышлардан алтын һәм көмеш медаль алып кайттылар. "Робот һәм мин" исемле бөтенроссия лигасының икенче этабында илебезнең төрле төбәкләреннән 30 команда катнашты Алар арасында шәһәребез укучылары аеруча уңышлы чыгыш ясады.
"Иҗади проект" номинациясендә кече яшьтәге балалар арасында Тамерлан Әхмәтсалихов "Magic BOX" проекты белән беренче урынны яулады. Зурлар арасында "Робо-игра Умники и умницы" проекты белән Кирилл Харламов көмеш медаль яулады. Малайларның икесе дә "Техноград" инновацион техник иҗат академиясендә робот техникасы белән шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев