10 июнь 2021 яңалыклары
-
Эльнара Рав: "Командадагы кызларыма акча эшләргә өйрәнү белән беррәттән рухи байлыкларын үстерүне дә төп максат итеп куям"
Бүгенге көндә тормышы өчен җаваплылыкны үз кулларына алган хатын-кызларны күрү гадәти хәл. Кемнәндер ярдәм көтеп яки "күктән төшәр" дип өметләнеп утырмый алар. Машина йөртәләр, үз эшләрен башлап җибәрәләр. Бу хәл бигрәк тә яшь әниләрдә күзәтелә. Әмма берьюлы гаилә белән шәхси эшне ничек тигез алып барырга соң? Барысына да ничек вакыт җиткерергә? Гадәттә, бер якның зыян күрүе дә ихтимал. Нәтиҗәдә, я гаилә таркалырга мөмкин, я эштән кирәкле файда күрмичә, аны туктатырга, бурычларга батырга мәҗбүр буласың. Үзе әни, ир хатыны, шул ук вакытта шәхси эшен алып баручы Эльнара Рав белән күрешеп, аның үз тәҗрибәсеннән чыгып сорауга җавап эзләдек. Ул LEDY BOSS ONLINE проектының авторы. Анда Эльнара мадти хәлләрен яхшыртырга теләүче хатын-кызларга киңәш-табыш бирә, мастер-класслар алып бара.
-
Тукай районы авыл җирлекләрендә оештырылган Сабан туенда нинди артистларның килүе көтелә?
12 июнь көнне көнне Тукай районы авыл җирлекләрендә дә Сабан туе гөрлиячәк.
-
Шәһәрдәшләребезгә "Балачакта эшли идегезме?” “Балагызны эшләтер идегезме?” дигән актуаль сорау бирдек
Тәҗрибәле педагоглар фикеренчә, бары тик эш кенә кешене иҗади, акыллы, мөстәкыйль итә ала. Аеруча, кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алып үскән балалар җәмгыятьтә үз урынын табалар. Бу хакта ата-аналар ни уйлый икән, аларның барысы да балаларын эшкә урнаштырырга әзерме?
-
Тукай районы Сабан туе 13 июнь көнне Кызыл Байрак авылында үткәрелә (бәйрәм программасы)
Тукай районы Сабан туе Мусабай-Завод авыл җирлегенә караган Кызыл Байрак авылы территориясендә оештырылачак, дип хәбәр иткән идек. Бәйрәм 13 июнь көнне сәгать 10да башлана. Чакырылган махсус кунак – Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров. Бәйрәм программасында тагын нинди чаралар булуы көтелә?
-
1 июльдән йөклелек буенча учетка иртә баскан хатын-кызлар бер тапкыр бирелә торган пособиегә дәгъва кыла алачак
Йөклелек буенча яллар һәм бала табу вакытына көйләнгән пособияләрне йөклелек буенча учетка иртә баскан ханымнар 1 июльгә кадәр махсус акча ала алачак.
-
Шахмат буенча Россия Кубогы балалар этабында кечкенә шәһәрдәшләребез яхшы нәтиҗәләргә иреште
Казанда шахмат буенча Россия Кубогы балалар этабына йомгак ясалды. Чаллының “Этюд” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
-
«ЮВТ-24» телеканалы аудиториясе 25%ка арткан
Шулай ук телеканалны төрле яшьтәгеләрдәге караучылар саны да арту ягында.
-
Чаллы полиция хезмәткәрләре телефон мошенникларыннан сак булырга чакыра
Телефон мошенникларыннан котылуның иң дөрес юлы – тиз арада кеше белән элмтәне өзү, телефонны сүндереп кую. Моның турында шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә барган профилактик акция барышында полиция хезмәткәрләре сөйләде.
-
Татарстанда сайлаучыга карата булдырылган уңайлыклар турында сөйләшәчәкләр
11 июнь көнне сәгать 12дә “Мой голос” дип исемләнгән сайлаучылар форумы эшли башлый. Утырышның темасы – «Сайлаулар-2021: сайлаучыларга уңайлык».
-
Тукай районы Сабан туена әзерләнә
Тукай районы Сабан туе елдагыча Кызыл Байрак авылы территориясендә оештырылачак.
-
Поп-ит: супер акыллы уенчык яисә бер олы бәламы?
Заманча балалар һәм яшүсмерләр арасында яңа төр уенчык – поп-ит яисә симп-димпл дигәне аеруча да попурлашып китте. Урамга чыгасыңмы, сәүдә кибетләре буенча йөрисеңме, җәмәгать транспортында барасыңмы – һәрбер җирдә яшүсмерләрнең кулларына шушы яңа уенчыкны тотып йөрүләрен күрергә була.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #26/ "Ү" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Тукай районының Әҗмәкәй авылында 5 яшьлек балага эт ташланган
Гадәттән тыш хәл Тукай районы Әҗмәкәй авылында була. Балалар мәйданчыгында уйнап утырган 5 яшьлек сабыйга хаски токымлы эт ташлана.
-
Мисырга очырга ярый
“Бигеш” аэропортыннан халыкара рейсларга чикләүләр озак вакытка сузылды. Һәм ниһаять бу чикләүләрдән соң Мисырга очыш программасына 18 июнь көнне старт бирелә.
-
Чаллыда пенсия түләү һәм аны кулга тапшыру вакыты үзгәрә
2021 елның июнь аенда бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле, Яр Чаллыда пенсияне түләү һәм кулга тапшыру вакыты бераз үзгәрә, дип хәбәр итә шәһәрнең пенсия фонды идарәсе.