10 август 2017 яңалыклары
-
Төркия хөкүмәте россияле Ренат Бакиевны самолет бәреп төшерергә әзерләнүдә гаепли
Россиянең Анкарадагы илчелеге Төркиядә террорлык эшчәнлегендә шикләнелгән Россия гражданын кулга алу белән бәйле очракны ачыклый. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне ТАСС корреспондентына илчелек матбугат-атташесы Ирина Касыймова җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС. "Алдан төрек гаммәви матбугат чаралары Россия гражданы Р. Бакиевны террорлык эшчәнлегендә шикләнелеп кулга алынуы турында хәбәр иткән иде. Россия илчелеге...
-
Коллекторлар беркемне дә жәлләп тормаячак
Русиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны юллап алу белән коллекторлар шөгыльләнәчәк. Быел бу өлкәдә 1 триллион сум бурыч җыелган. Шуның 645 миллиард сумы - халыкныкы. Әлеге бурычларның 3 процентын,ягъни 20 миллиард сумын, коллекторлар юллап алачак. Әлеге хезмәт өчен алар бу акчаның 15-20 процентын алачак.
-
Россия халкы AliExpress буенча заказларының кайтарылуын күзәтеп тора алачак
10 августтан башлап, Россия гражданнары AliExpress сайты аша биргән заказ буенча товарның кайту юлын күүзәтеп тора алачак. Бу хакта "Известия" язып чыкты. Мондый мөмкинлек бүгеннән штрих-код ярдәмендә тормышка ашырыла: шуның буенча сатучы һәм сатып алучы товарның озатылу статусын тикшереп тора алачак. Моңа кадәр маркировка кыйммәтле заказлар өчен генә гамәлдә иде....
-
Кичә Мәләкәс елгасының Чулманга коя торган җирендә 17 яшьлек кыз суга батып үлгән.
Ул дусты белән биредә су коенган. Пристаньга тоташкан күпер өстеннән сикереп суга чумганнар. Бер чумуда кыз кире өскә калкып чыкмаган. Тиз арада коткаручыларны чакырганнар. Алар аның үле гәүдәсен бераздан соң ярдан 40 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектән табып алалар.
-
Туган көнең белән ак калабыз!
Бүген Яр Чаллы шәһәренең туган көне. 87 ел элек , 1930 елның 10августында аңа шәһәр статусы бирелгән. Чаллыга беренче булып урыс кешеләре килеп утырган дисәләр дә, соңгы елларда башкарылган архиологик казыну эшләре моның киресен раслый: Чаллы Бөек Болгар чорында ук булган. Гомер-гомергә Чаллыда татарлар да, урыслар да тату ,дус яшәгәннәр....