Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Көн темасы

Туган көнең белән ак калабыз!

Бүген Яр Чаллы шәһәренең туган көне. 87 ел элек , 1930 елның 10августында аңа шәһәр статусы бирелгән. Чаллыга беренче булып урыс кешеләре килеп утырган дисәләр дә, соңгы елларда башкарылган архиологик казыну эшләре моның киресен раслый: Чаллы Бөек Болгар чорында ук булган. Гомер-гомергә Чаллыда татарлар да, урыслар да тату ,дус яшәгәннәр....

Бүген Яр Чаллы шәһәренең туган көне. 87 ел элек , 1930 елның 10августында аңа шәһәр статусы бирелгән.

Чаллыга беренче булып урыс кешеләре килеп утырган дисәләр дә, соңгы елларда башкарылган архиологик казыну эшләре моның киресен раслый: Чаллы Бөек Болгар чорында ук булган. Гомер-гомергә Чаллыда татарлар да, урыслар да тату ,дус яшәгәннәр.

Октябрь инкыйлабына кадәр биредә әле авыл чагында ук эре сәүдәгәрләр яшәп, шәһәрнең иктисадый халәтендә уңай роль уйнаганнар.

60 елларда шәһәр үсә башлый, биредә елга порты, базарлар булуы бер яктан уңай була, икенчедән башланган төзелеш эшләре халыкны үзенә җыя. Инде КАМАЗ заводлары төзелә башлау аның тарихында яңа үсеш алырга, киңәергә җитди сәбәп була.

Бүген Яр Чаллы ярты миллионнан артык халык яши торган Татарстанның эре сәнәгать һәм мәдәният үзәге. Аның үз традицияләре, бәйрәмнәре бар. Һәр өлкәдә танылган шәхесләре белән горурлана Чаллы.

Туган көнең белән ак калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев