10 сентябрь 2021 яңалыклары
-
«Нур» театрының нурлы актрисасы
Тиздән шәһәребезгә Уфа «Нур» театры гастрольгә килә. Әлеге уңайдан данлыклы труппаның талантлы актрисасы, шәһәрдәшебез Айгөл Юнысова белән әңгәмә кордык. Коллективта Чаллы кызы Айгөлне яратуларын һәм хөрмәт итүләрен әйттеләр. Артист йөрәгендә нинди генә кичерешләр булмасын, тамашачы алдына үз роленә хас сыйфатларда күренергә тиеш. Ул кайгылы булса да – көлә, шатлыгы эченә сыймаган чакларда, образы таләп итсә, боегып та йөри. Гади тормышта, хәтта телефон аша сөйләшкәндә дә артистның чын йөзе ачыла. Актриса Айгөл Юнысова шундый эчкерсез әңгәмәдәш булып чыкты. Әңгәмәбез аның иҗат юлының чишмә башы - Чаллыга сәяхәттән башланып китте.
-
Чаллыда ике көн элек югалган 11 яшьлек малайны эзлиләр
Малай кичә өйдән чыгып киткән һәм кайтмаган.
-
Яр Чаллының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды
Яр Чаллының 88нче мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды.
-
«Күңел» радиосының яңа алып баручысы Марсель Мөсәвиров умартачылык белән дә шөгыльләнә
Марсель Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә туып, Шаран районында яшәгән һәм үскән. Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актёры. Умартачылык белән шөгыльләнә һәм бик матур җырлый.
-
Яр Чаллыда җылылык челтәрләре үткәргечләре ремонтлана
Җылылык челтәрләре үткәргечләрендә кимчелекләр табылу сәбәпле, кайбер комплексларда ремонт эшләре дәвам итәчәк.
-
"Шәһри Чаллы" газетасы хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясенә кушылды (+фоторепортаж)
10 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Татарча диктант» – татар теленнән диктант узды. Акциядә теләгән һәркем катнаша алды.
-
Өченче буын университетында яңа уку елы башланды (+фоторепортаж)
Педагогия университетында тантаналы төстә Өченче буын университетында яңа уку елы башланды. Өлкән студентларны котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «Россия пенсионерлары союзы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча бүлекчәсе идарә рәисе Любовь Мишина килде.
-
«Милләтләр кроссы – 2021» оештырыла
Ул 11 сентябрьдә булачак. Йөгереш сәгать 10да, ә массакүләм йөгереш 10 сәгать 45 минутта башлана.
-
Йортлар төзекләндерелә
Быел 150 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясала. Бу эш 89 процентка тәмамланган инде.
-
Ишек аллары тәртипкә китерелә
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел Чаллыда 88 ишек алды тәртипкә китерелә.
-
Депутатка рәхмәтебез зур
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә даими ярдәм итә. «Картлар йортларында яшәүчеләр шәһәрдә, республикада, илебездә барган вакыйгалардан читтә калмыйча, барлык яңалыкларны белеп торырга тиеш», – дип «Картлар һәм инвалидлар интернаты»нда тәрбияләнүчеләргә «Шәһри Чаллы» газетасы яздырып бүләк итте.
-
«Пушкин картасы» - Чаллыда
1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» дигән яңа мәдәни программа старт алды. Аның ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге егет һәм кызлар шәһәр, республика һәм илебез театр-музейларына, концерт залларына түләүсез, ягъни дәүләт хисабына керә ала. Моның өчен ел ахырына кадәр үз исемеңә «Пушкин картасы»н рәсмиләштерергә кирәк. Аңа хөкүмәттән 3000 мең сум акча күчерелә. 2022 елдан ул 5 000 сум булачак.
-
Чаллылыларны авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар
11 сентябрьдән традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.
-
Дәүләт Думасы депутаты хәбәр иткәнчә, 4 комплекс ишегалдында күп функцияле мәйданчыкны карап тоту мәсьәләсе хәл ителде
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәренең 4 комплексында яшәүчеләрнең үз ишегалларындагы күп функцияле мәйданчыкны карап тоту мәсьәләсен хәл итә алуы турында хәбәр итте. «Бүген Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов белән 4/21 һәм 4/22 йортлар арасында урнашкан ишегалдында булдык. ТИҮ, идарәче компания вәкилләре, йортларда яшәүчеләр белән бергә яңа мәйданчыкны карадык һәм канәгать калдык – ул яңартылган, идарәче компаниягә беркетелгән һәм төрле яшьтәге кешеләрне янәдән уңайлылыгы белән сөендерә», – дип шәрехләде депутат.
-
Е - сommerce базары чаллылыларга буйсына
E-commerce базары югары тизлек белән үсә. Маркетинг белән хезмәттәшлекне нидән башларга һәм үз урыныңны ничек сайларга? Бу хакта ИТ - паркта "Кайнау ноктасы - Яр Чаллы" дип исемләнгән укытуда сөйләделәр.