10 декабрь 2021 яңалыклары
-
Төшләр ни сөйли?
Алка Төштә алка, ягъни сырга күрсәң, алтыннан яки көмештән булсын, аерма юк, хәвеф, тоткынлык, богау ирешер. Әмма хатын-кызларга төшендә бизәнү әйберләрен, шул исәптән алка күрү дә яхшыга булыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
-
Омикрон да килеп җитте
Россиягә Көньяк Африка Республикасыннан Covid-19 инфекциясе белән кайткан ике пациентта SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммы ачыкланган.
-
Хаҗга ишекләр ачыла
«Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр 2022 елның гыйнварыннан Согуд Гарәбстанына бара алачак.
-
Президентыбыз — изге җирләрдә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында гомрә – кече хаҗ кылды.
-
«Көмеш кыңгырау» уңыш казанды
6нчы декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Тантана барышында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Социаль-икътисадый хәл өметле
Шәһәр Советының чираттагы 10нчы сессиясе онлайн-режимда узды. Анда 32 депутат, хакимиятнең идарә башлыклары, журналистлар катнашты.
-
Бәйрәмгә – куар-код белән
Шәһәр хакимиятендә Роспотребнадзорның Чаллы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев һәм Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев катнашында матбугат конференциясе үтте. Анда коронавируска кагылышлы вәзгыять хакында сүз барды.
-
Айгөл – җиңүче (+фотолар)
Татарстанда «Яшь профессионаллар» төбәк ярышлары уза.
-
Инвалидлар ункөнлегенә
Бүген «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «КАМАЗ» мәдәният сарае коллективы чыгыш ясый.
-
Шәһәр мэры көрәш буенча Чаллы шәһәре командасы белән очрашты (+фотолар)
Чара барышында спортчыларның югары спорт казанышлары өчен бүләкләр тапшырылды.
-
Ярминкә дәвам итә
Шимбә көнне Тукай Яр буенда, «Южный» агросәнәгать паркында һәм ипподромда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.
-
Яңа елны үз фатирларында каршы алырлар
Көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында төзекләндерү эшләре актив дәвам итә.
-
81 ишегалды төзекләндерелә
2022 елда шәһәрдә 81 ишегалды капиталь төзекләндереләчәк.
-
Килгән табибларга – 200 мең сум
Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатыннан, Башкарма комитет шәһәргә килгән табибларга материаль ярдәм күләмен 200 мең сумга җиткерергә булды.
-
Музей эшли башлады
1995 елда «С.П. Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты» халык предприятиесендә музей ачылды.