11 июнь 2020 яңалыклары
-
Зөлфия Фоатовна - редакциябезнең тере легендасы
Үзенең беренче хезмәт эшчәнлеген “Шәһри Чаллы” газетасында башлап җибәргән Зөлфия апаны бүген шәһәрдә генә түгел, республикада да танылган журналист, үз эшенең остасы буларак беләләр. Бүген безнең легендар коллегабыз, журналист "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Ачык туфрактагы помидорлар белән кыярдан ничек яхшы уңыш алырга?
Бу көннәрдә бакчачылар помидор үсентеләреначык туфракка утырту белән мәш килә. Туфрактемпературасы 10 – 15 сантиметр тирәнлектә 12 –14 градуска җитте чөнки. Иң соңыннан утыртылаторган иң җылы яратучы һәм иң төпкультураларның берсе ул.
-
«Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым…»
Яратышып яшәгән икәүнең арасы көннәрдән бер көнне шартлап өзелә. Карашлары төрле булганга, диләр. Ләкин тормыш диңгезендәге айсбергның өсте генә түгел микән бу? Төптә бит бөтенләй башка сәбәп… Һәм ул, гадәттә, өченче бер кешегә килеп тоташа. Арага ятлар керү мәхәббәтне үтерә шул ул. «Йөрәктәге яралар да төзәлә, гафу да итәсең, тик ярату юк икән, аны кире кабул итә алмыйсың», – ди «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәез. Аерылышуларына үзе гаепле дип уйлаучылар барын белде ул. Белде һәм эндәшмәде. Нигә? Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
-
Коронавирустан тагын бер кеше вафат булган
Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча тагын бер кеше вафат булуы ачыкланган. Рәсми статистикада күренгәнчә, 3 июньдә Әлмәттә 1976 елда туган гражданин вафат булган.
-
Татарстан Эпидемиология үзәгенең бүлек мөдирен кулга алдылар
Илдар Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләрен арттырып файдалануда гаепләнә.
-
«Ул мине чыгырдан чыгарды»: Зәйдә яшәүче хатынны улын газаплауда гаеплиләр
Зәйдә яшәүче Вераның тарихы хәтта федераль каналларга да эләкте — аны үз улын газаплауда гаеплиләр. Малайның әбисе сүзләренчә, хатын еш кына баласына кул күтәргән. Ә Вера үзе моны кире кага: әнисе сүзләрен ялган дип атый һәм үз гаебен танымый.
-
Татарстанда апалы-сеңелле туганнар үги аталарын еллар буе көчләүдә гаепли 18+
Яшел Үзәндә яшәүче ике кыз федераль каналга барып, үги аталарының сигез ел дәвамында үзләрен җәберләгәнен әйтте.
-
Коронавирустан беренче вакцинаны быел көз кулланырга мөмкин булачак
Вакцина ясау эшләре буенча Европа АКШтан алда бара.
-
Казан янында атышканнар
Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча, бу бәрелештә якынча 20 кеше катнашкан. Казан янында, Биектауда атышлы бәрелеш булган. Бу хакта социаль челтәрләр хәбәр итә. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак та раслаган.
-
«Авылны этләр басты, коткарыгыз!»
Түбән Кама районының Түбән Афанас авылын этләр басты. Алар йорт хайваннарына ташланалар. Инде кешеләргә дә зыян итмәсәләр ярый дип куркып торабыз. Төнлә эт өргән тавышка бөтенләй йоклап булмый. Алардан котылу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә икән?