Зөлфия Фоатовна - редакциябезнең тере легендасы
Үзенең беренче хезмәт эшчәнлеген “Шәһри Чаллы” газетасында башлап җибәргән Зөлфия апаны бүген шәһәрдә генә түгел, республикада да танылган журналист, үз эшенең остасы буларак беләләр. Бүген безнең легендар коллегабыз, журналист "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Без аны яратып “редакциябезнең тере легендасы” дип дәшәбез. Үзенең беренче хезмәт эшчәнлеген “Шәһри Чаллы” газетасында башлап җибәргән Зөлфия апаны бүген шәһәрдә генә түгел, республикада да танылган журналист, үз эшенең остасы буларак беләләр.
Зөлфия Фоатовна үзе матур табигате, үрнәк кешеләре белән дан тоткан Чистай ягыннан. Туган авылы Исләйдә 8 еллык, Каргалыда урта мәктәпне тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия университетына укырга керә. “Укырга, язарга өйрәтүче, изгелеккә, иманга өндәүче һөнәр ияләре – укытучыларны яратканга күрә, язмышымны шул һөнәр белән бәйләргә уйлаган идем. Шушы хыялны тормышка ашыру өчен Казан дәүләт педагогия университетының тарих-филология факультетына укырга кердем”, – дип искә ала Зөлфия апа. Ләкин тормышта барысы да без уйлаганча гына бармый шул, язмыш адәм баласын үзе генә белгән юллардан йөртә.
Казан Дәүләт педагогия институтында соңгы педпрактика үткәндә ЧувЯлтан авылы мәктәбендәге гаделсезлекләрне язып "Ватаным Татарстан"га җибәрә ул. "Сездә ничек, бездә шулай" дигән тәнкыйть мәкаләсен бик күпләр хуплый, күпләрнең күңеленә хуш килә ул. Әлеге тәнкыйть мәкаләсе университетта да бик тиз тарала. Үткен каләме, гаделлеге өчен Зөлфия апаны укытучылар мактый, хәтта лекцияләрдә дә әлеге темага сөйләшүләр алып баралар, зачет, имтиханнарга автомат куялар. Нәкъ менә әлеге вакыйгадан соң ул үзенең язмышын журналистика белән бәйләргә ныклы ният кыла.
Бүгенге көндә Зөлфия Фоатовнаны күпләр нәкъ менә гадел һәм туры сүзле булуы өчен хөрмәт итәләр. Әлеге сыйфатлар аның тормышында гына түгел, ә газета битләрендә язылган мәкаләләрендә дә чагылыш таба. “Әтидән килгән дөреслекне, турысын ярып әйтүем өчен үземне еш кына борчуга салам. Ләкин канга сеңеп калган әлеге сыйфат мине гомерем буе озата килә. Мин ничек бар, шундый, башкача була да белмим”, – ди үзе язмам герое.
Әлеге сүзләрнең хаклыгына дуслары да, хезмәттәшләре дә шаһит. Зөлфия апаны гаделсезне – гадел, ярлыны – бай, яхшыны – яман дип язарга беркемдә мәҗбүр итә алмый. Ул һәрвакыт үзенең сүзенә һәм уйларына тугры булып кала белә. Ә язган иҗат җимешләренең һәр сүзе күңел түреннән өзелеп төшкән. Бары тик шулай булган очракта гына укучылар өчен гаять кызыклы, камил мәкаләләр туа ала.
“Укуымны тәмамлагач, милли хәрәкәт кайнап торган Чаллыга "Нур" газетасына дип килгән идем. Язучы Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин очрап: "Ул завод газетасы ышанычлы түгел, әйдә "Шәһри Чаллы"га дип редакциягә алып барды. Ул вакытта редактор урынында "Татарстан яшьләре" газетасында эшләгән данлыклы авылдашым Нәсимә Садыйкова иде. Нәкъ менә ул мине журналистика дөньясына алып кереп китте. Аллаһның рәхмәте яусын. Монда беренче язмам ТЭЦ ашханәсе турында иде”, – дип искә ала Зөлфия апа.
Аның чын журналистларга гына хас булган сыйфатларын эшли башлаган беренче көненнән үк күреп, аңа зур өметләр баглаган кешеләр дә аз булмаган.
“... Баш редактор урынбасары буларак, чираттагы ялга киткән Йосыф әфәндене алыштырган чагым иде. Мәзәккә охшаганрак хәл булды. Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил әфәнде беркөнне яшь кенә кыз ияртеп килде. “Эшкә урнаштырасы иде бит үзен”, – дигәч, газетада чыккан язмаларына күз салдым. “Ватаным Татарстан”да ук басылганнар икән. Берсендә автор янәшәсендә “Чистай районы, Исләй авылы” дигән сүзләр. “Син, сеңел, минем авылдаш мени?”, – дип куюымны сизми дә калдым. “Авылдашлар булгач, була инде алайса”, – диде Җәмил Сәфиуллин бик куанып. Чыннан да, булды – Йосыф әфәнде дә Зөлфия Галимне бик теләп эшкә алды. Ризалыгын белдергәндә, минем салпы якка салам кыстырып: “Нәсимә апаң кебек тырыш булсаң, күп язсаң..” – дигән иде. Зөлфия исә “Исләйлеләр барда тырыш”, – дип кенә куйды. Инде менә ничә ел Зөлфия Исләйлеләрнең тырышлыгын күрсәтеп, “Шәһри Чаллыда” эшли. Төрле тематикага бер үк җиңеллек белән кереп китүенә шаккатам. Инде “Шәһри Чаллы”ны Зөлфия Галим-Исләйледән башка күз алдына китерүе дә кыен” дигән сүзләрне “Көмеш Кыңгырау” газетасында 90 еларда баш редактор булып эшләгән Нәсимә Садыйкова 15 ел элек әйткән булган, ләкин алар бүген көндә дә бик актуаль.
Дөрестән дә, “Шәһри Чаллы”ны Зөлфия Галимсез, Зөлфия Галимне “Шәһри Чаллы”сыз күз алдына да китереп булмый. Ул үзенең кабатланмас мәкаләләре белән беррәттән, редакция тормышына да зур өлеш кертә. Аның милли җанлы булуы, үз ана теле өчен җан атуы бик күпләр өчен үрнәк булып тора. Бүгенге татар басмаларын һәрдаим кысрыклап торган заманда, Зөлфия апа үз язылучыларын югалтмый гына түгел, ә яңа оешмалар белән дә хезмәттәшлек җепләре суза. Аның һәркем белән уртак тел таба алуына, гади кешеләр белән дә, җитәкчеләр белән бер дәрәҗәдә оста итеп сөйләшә белүенә без сокланабыз.
Зөлфия Фоатовна “Шәһри Чаллы” газетасында 28 ел эшләү дәверендә шәһәр хакиме, башкарма комитет, ТР элемтә министры, идарә башлыкларының мактау грамотасы һәм рәхмәт хатларына лаек булган, ТР Журналистлар Союзы әгъзасе исемен горур йөртүче журналист. Ә иң мөһиме ул – алыштыргысыз хезмәткәр, ышанычлы дус һәм мәрхәмәтле кеше.
Ул хезмәттәшләре генә түгел, ә барлык газета укучылар өчен дә алыштыргысыз киңәшче. Зөлфия Галим инде бик күп еллар дәверендә газетада “Хатлар, хатлар” рубрикасын алып бара. Шушы еллар дәвамында ул күпме хатлар, шалтыратулар кабул иткән, күпме кешеләрнең моң-зары, шатлыклары белән уртаклашкан. Әлеге хатларны ул газета битләрендә генә урнаштырып калмый, ә булган барлык сорауларга җавап эзли һәм проблемалардан чыгу юлын табып, кешеләргә ярдәм итә.
“Кешелеккә ярдәм итәргә яратам мин. Иң мөһиме: үзең кеше кулына калырга язмасын дип, игелек кылырга тырышам. Кайвакыт кешегә тирән кайгы коесыннан чыгар өчен, бер җылы сүз дә җитә”, – ди үзе Зөлфия апа.
“Аннан ярдәм сорарга да кирәк түгел, ул үзе һәрвакыт минем күңел халәтемне аңлый. Минем өчен Зөлфия Фоатовна чын дус, ышанычлы сердәшче. Мин беркемгә дә әйтә алмаган күңел серләремне бары тик аңа гына әйтә алам. Ул кешеләрне гади һәм ярдәмчел булуы белән үзенә карата. Аның әйләнә-тирәсендә күпме дәрәҗәле кешеләр, аның дуслары арасында җитәкчеләр, атказанган артистлар. Ләкин ул беркайчан да дусларын дәрәҗәсенә карап сайламый. Бүгенге көндә ул әнисе, сеңлесе, туганнары өчен ныклы терәк. Аның кадәр якыннарын кайгыртып, алар өчен борчылып торган кешене минем әле күргәнем юк иде. Гомумән, Зөлфия Фоатовна нинди генә эшкә тотынса да, камил дәрәҗәдә башкара”, – ди аның турында Шәһәр Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Гөлнар Карловна.
Хәзерге вакытта аның белән иңгә- иң куеп эшләүче хезмәттәшләре дә әлеге фикерләр белән килешми булдыра алмый.
“Нинди генә эшне Зөлфия Фоатовнага тапшырма, ул аны намус белән җиренә җиткереп башкара. Әле әйткәннән дә артыгын башкарып сөендереп куя. Аңа бу тырышлык, уңганлык әти-әнисеннән киләдер, нәселләре шулай затлыдыр, дип уйлап куясың. Газетабызны Зөлфиясез күз алдына да китереп булмый, кайчакта укучыларыбыз: “Сездә әллә Галимовадан башка кеше эшләми мени”, – дип шалтыраталар. Аның язмаларына, хезмәтенә иң олы бәяне шул газетабыз укучылары бирә, аларның рәхмәт сүзен Зөлфиябез күп тапкырлар ишетте.
Журналистны аягы туйдыра, дигәндәй Зөлфия Галимова һәрвакыт халык арасында, вакыйгалар үзәгендә кайный. Инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган журналист буларак ул иң четрекле, проблемалы темаларга курыкмый алына һәм шуларның чишелешен таба, үз фикере белән ышандырып дәлилли.
Редакциягә Зөлфия килмәгән көнне нидер җитмәгән кебек, аның белән аралашу, киңәшләшү үзе рәхәт. Газетабызга яздыру вакыты җиткәч аның җаны тынгысызлана башлый, ул тиражны җыю өчен бөтен көчен куя. “Шәһри Чаллы” газетасы аңа туганы кебек якын, чөнки ул милләтебезне яшәткән, телебезнең, тарихыбызның, мәдәниятебезнең сагында торган татарча басманы югалтмаска кирәклеген белә. Шуңа да газетабызга яздыру буенча үзе башлап йөри, милләттәшләребезне шуңа әйди.
Зөлфия Фоат кызының тагы бер күркәм ягы кешеләргә булышу, ярдәм итү. Аның игелекле йөрәгенә яхшылыкның сыйган барсы да, дип әйтәсе килә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә кулыннан килгән ярдәм итәр. Хезмәттәшләре аны шушы сыйфаты өчен дә яраталар, ярдәм итәләр.
Аның газетабызда басылган материалларын, язмаларын бергә туплап бастырсаң әллә нинди калын-калын томлыклар бастырып чыгарырга булыр иде. Ул яза, журналист дигән исемгә тап төшерми, хезмәтен туган халкын ярата”, – ди газетабызның баш мөхәррире Мирһади Разов.
Әйе, без хезмәттәшебезне күп санлы укучыларыбыз һәм үзебезнең исемебездән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез! Хезмәтендә, шәхси тормышында зур уңышлар, ак бәхетләр, күп шатлыклар, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез! Алтын каләмең балкып торсын, җаныңда иҗат һәм яшәү дәрте ташып торсын!
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев