11 август 2016 яңалыклары
-
Чаллының төп байлыгы – кешеләр
10 август - Чулман буендагы гүзәл калабыз Чаллының туган көнен билгеләп үттек. Бу көнне мәдәният йортларында, бульвар-паркларда төрле тематик чаралар оештырылды. Шәһәр тарихында тирән эзләр калдырган шәхесләрне дә искә алдылар.
-
Легендар табиб
Чулман буендагы гүзәл Чаллы шәһәре тарихында фидакарь хезмәтләре белән матур эзләр калдырган шәхесләр шактый. Гомеренең 55 елын сәламәтлек саклауга багышлаган олы җанлы, ярдәмчел, ак халатына тап төшермәгән табиб, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы, Чаллының мактаулы гражданы Линуза Ганиева шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.
-
“КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте укучыларны кайгырта
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте "Кайгырту" программасы буенча 16 яшькә кадәрле 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган аналарга матди ярдәм күрсәтә. Андый аналар 200дән артык. Быел акчалата ярдәмне яңа уку елы башланганчы бирергә булганнар. Моның өчен "КАМАЗ" 400 мең сумнан артык акча тота.
-
Көньяк Кореяга – ярышка
Көньяк Кореяда робот техникасы буенча халыкара ярышлар башланды. Анда үзләрнең проектлары белән Чаллы укучылары да катнаша. Алар робот техникасы белән "Кванториум" балалар технопаркында шөгыльләнәләр. Кореядагы халыкара турнирды сигез илдән 700дән артык бала үзнең көчен сыный.
-
Җитәкчеләр белән күзгә-күз
Чаллыда җитәкчеләрнең халык белән очрашуы матур традициягә әйләнде. Гадәттә, мондый очрашуларда халык шәхси мәсьәләләрне генә түгел, ә шәһәр өчен мөһим проблемаларны да күтәрә. Кайбер сорауларга урында ук җавап табыла, ә калганнарын хәл итү вакыт таләп итә. Шунысы игътибарга лаек: мондый чаралар халыкка да, җитәкчеләргә дә бик кирәк. Шушы көннәрдә шәһәр...
-
Утонувшего челнинского рыбака обнаружили в реке Вятка на глубине в 5 метров
8 августа шестидесятилетний пенсионер уехал на рыбалку в Елабужский район, но домой не вернулся.
-
Күперне бер атнадан ачалар
Түбән Кама ГЭСы күперендә ремонт эшләренең сүлпән баруы, машиналарның сәгатләр буе бөкедә утыруы хакында хәбәр иткән идек инде.