Чаллының төп байлыгы – кешеләр
10 август - Чулман буендагы гүзәл калабыз Чаллының туган көнен билгеләп үттек. Бу көнне мәдәният йортларында, бульвар-паркларда төрле тематик чаралар оештырылды. Шәһәр тарихында тирән эзләр калдырган шәхесләрне дә искә алдылар.
Юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәре, лейтенант Томази Кереселидзе әнә шуларның берсе. Аның исеме Чаллы тарихына мәңгелеккә уелып кала. Хокук сакчысы 1978 елның 6 декабрендә җинаятьчеләрне тоткарлаганда үтерелә. Ел саен шәһәр көнендә Чаллылылар ул яшәгән йортка куелган мемориаль такта янына чәчәкләр белән киләләр. Бу юлы да шулай булды. Әлеге искә алу чарасына җыелучылар алдында шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева чыгыш ясады. "Яр Чаллы - күпмилләтле, күп геройлар яши торган үзенчәлекле шәһәр. Аны хезмәт батырлары кыска гына вакыт эчендә сафка бастырдылар. Алар арасында халкыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертүчеләр дә бар", - диде ул.
Аннары бәйрәм чаралары "КАМАЗ" мәдәният сараенда дәвам итте. Бирегә килүчеләрне урамда ук дәртле көйләр белән каршы алдылар. Мәдәният йорты каршысында осталарның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Соңыннан кунаклар бәйрәмчә бизәлгән залга үттеләр. Шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, хаким исеменнән, халыкны бәйрәм белән котлады. Ул үзенең чыгышында 1970 елларда автомобиль төзелеше үзәге булган шәһәрнең кызыклы тарихы һәм зур киләчәге барлыгын ассызыклады. "Күпмилләтле шәһәребездә эш сөючән, максатчан, игелекле һәм кунакчыл кешеләр дуслыкта һәм татулыкта яши. Без үзебезнең шәһәребез, аның тарихы, кешеләре, традицияләре һәм казанышлары белән горурланабыз. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә Чаллыда тормыш елдан-ел яхшы якка үзгәрә: яңа предприятиеләр ачыла, инновацион җитештерүләр тормышка ашырыла, яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, шәһәр инфраструктурасы үсә. Хөрмәтле Чаллылылар, яраткан шәһәребезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт", - диде ул.
Автозавод районы башлыгы Раушан Усманова иң актив кешеләрне, территориаль иҗтимагый совет рәисләрен Мактау грамотлары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шәһәребезнең иҗат коллективлары һәм җырчылары исә тамашачылар өчен иң матур җырларын һәм дәртле биюләрен башкардылар.
Мәдәният сарае каршысында "КАМАЗ-Мастер" командасы автмобильләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. "Хәзрәт Али" төркеме малайлары канатларда сокландыргыч трюклар ясадылар, индеецлар төркеме чыгышы да беркемне дә битараф калдырмады. Моннан тыш, малайлар һәм кызлар төрле уен мәйданчыкларында рәхәтләнеп ял иттеләр. Кыскасы, Чаллыда шәһәр көне бик күңелле узды. Киләчәктә дә, гүзәл шәһәребездә тынычлыкта, иминлектә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын!
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев