11 август 2024 яңалыклары
-
Соңгы сер (Хикәя)
Авыру әнисенең янында утырган Гөлкәй, аның өзеп-өзеп ыңгырашканын ишетеп, сискәнеп китте һәм юрганын көйләп япты да йомшак кына дәште: «Әни, бик авыртынасыңмы? Әллә укол куябызмы соң?» Рәфия карчык авырлык белән күзләрен ачты.
-
«Баланың әрвахы юл читеннән бара иде...»
Мәрхүм булгач кеше белән нәрсә була? Дин әһелләре моны үзенчә аңлата, галимнәр башка төрле фикердә. Әлеге хатта язылган хәл дә укучыларны төрле уйларга салыр... «Берсендә минем дустым әти-әнисе белән соң гына өйләренә кайтырга чыгалар. Юл урман арасыннан үтә. Әкрен генә кайталар. Дустым, башын машина тәрәзәсеннән чыгарып, әле кайда булуларын ачыкларга була. Һәм шул вакыт юл читеннән 10 яшьләрдәге кыз баланың боларның машинасына таба килүен күрә. Ул шәмәхә күлмәктән һәм шәмәхә туфлидән була. Әти-әнисе дә аптырашта кала, бу караңгыда нишләп йөри бу бала, диләр. Бала янына җитүгә алар аның йөзе бөтенләй җәрәхәтләнеп беткәнлеген, күзләре урынында чокырлар гына күрә. Яхшы хәл түгел бу, дип, туктап тормыйлар. 700 метр чамасы үткәч, агачка бәрелгән машинаны күреп туктыйлар. Машина зур тизлек белән барган, күрәсең, бәрелгәч, изелеп беткән. Анда инде полиция дә, «ашыгыч ярдәм» дә була. Машинадан чыгып, карап килергә була алар. Машина янында өч мәет ята. Гәүдә зурлыклары буенча, икесе - олы кеше, берсе - бала. Өсләренә каплаганнар. Ә баланың чыгып торган аякларында күптән түгел генә юл кырыенда күргән кызның шәмәхә туфлие күренеп торган була...»
-
Сәбилә Абдуллина: «Китап чыгаруымны гаиләм өчен дә сер итеп тоттым»
«Чаллыда китабымны бастырырга алынмадылар: «Сезне беркем дә белми» дип җавапладылар. Казанда да булмады. Мәскәүгә чыктым».
-
Мәрхүмнең соңгы теләге: кайчан ярдырмаска була?
Һәр очракка аерым якын килергә кирәк.