Сәбилә Абдуллина: «Китап чыгаруымны гаиләм өчен дә сер итеп тоттым»
«Чаллыда китабымны бастырырга алынмадылар: «Сезне беркем дә белми» дип җавапладылар. Казанда да булмады. Мәскәүгә чыктым».
Сәбилә Абдуллинага 19 яшь. Ул Чаллының 10нчы мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Казан инновацион университетының ресторан эшен оештыру факультетында укый. 2023нче елны Сәбилә туташ беренче шигырь җыентыгын бастырган. «Тормышның күпкырлылыгы» («Многогранность жизни») дип аталган рус телендәге китап нәрсә турында, ул кемнәр өчен. яшь шәһәрдәшебез бу эшне ничек башкарып чыккан? Әңгәмәбез шул хакта.
– Сәбилә, китап бастыру идеясы ничек туды?
– 14 яшьтә мин шигырь яза башладым – башыма яңа фикер, ниндидер идея килсә дә, хисләр кичерсәм дә кул астында нинди кәгазь бар, шуңа теркәп бара идем. Тора-бара ул кисәкләр шактый җыелды. Яңадан укып чыктым да бөтенесен җыеп, китап итеп чыгарасым килде. Нишләптер, аны 18 яшем тулуга күрермен дип уйладым. Дәүләт имитиханнарына да әзерләнергә кирәк, нәшриятләр белән дә сөйләшүләр алып барам – җиңел булмады, билгеле. Чаллыда китабымны бастырырга алынмадылар, «Сезне беркем дә белми» дип җавапладылар. Казанда да булмады. Мәскәүгә чыктым. Анда, ниһаять, миңа кирәкле нәшрият табылды. Хаталарны тикшерү, шрифт, тышлык, исем сайлау, иллюстрацияләрне әзерләү (китапта үзем ясаган рәсемнәр кулланылды) кебек эшләр башланды. Мин аның нинди зур һәм катлаулы эш икәнен хәзер, инде ерып чыккач кына аңлыйм. Өстәвенә, баштагы мәлдә китап чыгаруымны мин хәтта гаиләм өчен дә сер итеп тоттым.
– Шигырьләреңне беренче итеп кемгә укытасың? Ничек бәялиләр?
– Әти-әнием, гаиләмә. Хуплыйлар. Аннары дусларыма аудио итеп яздырып җибәрәм. Гадәттә, шигырь язганымны белмәгәннәр «Кемнеке бу?» дип сорый, белгәч, шакката. «Мин уйлаган, әйтәсе килгән фикерне син рифмага салып куйгансың» дип әйтүчеләр дә булды.
– «Тормышның күпкырлылыгы» нәрсә турында?
– Исеменнән күренгәнчә, анда тормышның үзе кебек күп төрле темалар ачылган. Мәхәббәт, хакыйкать, һ.б.
– Ул кем өчен, нинди укучыга юнәлгән?
– Яшүсмерләргә, аларның әти-әниләренә, гомумән, киң катламга. Минем шигырьләремне укыган өлкәннәр үз яшьлеген, шул вакытта кичергән, тик хәзер онытыла барган хисләрен, кылган хаталарын искә төшереп, үз балаларына карата мәрхәмәтлерәк булсын иде, аларны аңласын, кичерсен иде.
– Китабың кайчан дөнья күрде?
– 18 яшем тулып, имтиханнарым тәмамланып, бер ай үткәч.
– Тиражы нинди?
– 1мең.
– Акчалата кемдер ярдәм иттеме?
– Юк. Туган көннәргә дип әти-әнием, әбием, туганнарым биргән акчаларны берничә ел җыеп барып кулландым.
– Гадәттә яшьләр иҗатын социаль челтәрләргә куя, интернетка өстенлек бирә. Ә син китапны сайлагансың. Гаҗәп. Ни өчен?
– Пост итеп бер-ике шигыремне генә куйсам, кешедә дөрес фикер тумаска мөмкин, дидем. Ә китапта иҗатым бербөтен. Аннары китап итеп бастырылгач кына, аны кулыма алгач, исен тойгач, шыгырдавын ишеткәч кенә иҗатымның чынбарлыгына ышандым.
– Китапларыңны кемгә бүләк итәсең?
– Бүләк итү дөрес дип санамыйм. Бушлай таратам икән, энергия алмашы бозыла, дип әйтимме. Мин иҗатымны, көчемне, вакытымны, акчамны сарыф иттем. Моңа алмашка нәрсәдер кире кайтырга тиеш. Шуңа китабымны сатам.
– Сатып алалармы?
– Әйе. Алгач, тәэсирләре белән бүлешәләр, бу миңа илһам өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев