12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
2018 елда инвалид балаларга сабый чактан ярдәмне көчәйтәчәкләр
2018 елда Татарстанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа эш алымнарын булдыру максат итеп куела. «Сүз инвалид балаларны тормышка яраклаштыру өчен бик кечкенә вакыттан - туганнан алып өч яшькәчә ярдәм күрсәтергә тырышу турында бара», - диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген министрлыкның еллык коллегиясендә....
-
Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артачак
Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин хәбәр итте. Песошин сүзләренә караганда, 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш - 5,9 процент булачак. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерүенчә, быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 9 489 сумны тәшкил итте....
-
Мондый даруны шәм яндырып эзләсәң дә табып булмаячак
Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) белгечләре, 2021 елга даруханәләрдә ялган даруны шәм яндырып эзләсәң дә табып булмаячак, дип ышандыра. Моның өчен препаратларга махсус тамга суга башлаячаклар. Бу хакта "Известия" басмасына биргән әңгәмәсендә идарә башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, 2020 елның...
-
Татарстан һәм Башкорстан иң җинаятьчел республикалар исемлеген җитәкли
Идел буе Федераль округы буенча 2017 елда иң күп җинаять Башкортстанда теркәлгән. Анда 11 айга 55896 факт исәпләнә. Икенче урында-Татарстан. Монда 42803 җинаять теркәлгән. Ә беренче өчлекне Самара өлкәсе йомгаклый(40997) Шулай ук, ачылмаган җинаять исемлегендә дә Татарстан белән Башкорстан лидерлар исемлегендә
-
“Русиянең атказанган журналисты” исеме кертеләчәк
Президент Владимир Путинның киңкүләм матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны "Атказанган мәдәният хезмәткәре" яисә "Атказанган элемтәче" дип бүләкләүләрен һөнәри чынбарлыкка туры килмәвен билгеләп үтте. Владимир Соловьев, шулай ук, "Русиянең атказанган журналисты" исемен булдыруны тәкъдим итте. "Бу тәкъдим бик нигезле...
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. (Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә...
-
Чаллыда гөмбә үрчетергә телиләр
Татарстан республикасының экономика министры 2018 елга меморандум төзегән. Анда агымдагы елда мөһим булган программалар исемлеге язылган. Барысы,материал чыгымнары 1 триллион сумны тәшкил иткән, 200 проект гамәлгә кертелергә тиеш. Чаллының авыл хуҗалык тармагында"Сверез" оешмасы исәбенә вешенки һәм шампиньон гөмбәләрен үрчетергә һәм "Камский бекон" заводын төзекләндерү проектлары беренчеләрдән булып тормышка ашырылырга тиеш....
-
Татар театры зур югалту кичерде
11 гыйнварда, 88 яшендә Татарстанның халык артисты Асия Галиева арабыздан китте. Бу турыда Г. Камал театрының рәсми сәхифәсе хәбәр итә. "Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы аның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша", - дип белдерелә анда. Асия Әмир кызы Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр...
-
Наталья Безрукова эшеннән китте
Чаллының физкультура һәм спорт идарә башлыгы Наталья Безрукова эшеннән китте. Әлеге урында ул 2007 елдан бирле эшләгән. Билгеле булганча, хәзерге вакытта идарә башлыгы вазыйфаларын Роман Насретдинов башкара. Моңа кадәр ул Безрукова җитәкчелеге астында баш белгеч булып эшләгән.