12 февраль 2018 яңалыклары
-
"Сакаллы" бинаны сүттеләр
Яңа шәһәрнең 38нче бистәсе каршындагы ике катлы "сакаллы" бинаны сүттеләр. Биредә "Вертикаль" дип исемләнгән торак комплексы барлыкка киләчәк. Объектны шәһәр советы депутаты, Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге "Профит" компаниясе төзи. Бу районда 17 катлы йорт төзергә планлаштыралар.
-
Чаллыда балалар театры ачыла?!
Екатеринбургта узган Россия балалар театр мәктәпләре корылтаенда Чаллыда Россия балалар театр мәктәпләре берлегенең бүлекчәсен ачу турында карар кабул ителгән. Шәһәребездәге балалар театр сәнгате мәктәбе Татарстан, Башкоротстан, Марий эль, Мордовия, Удмуртия, Чувашия мәктәпләрен үз канаты астына алачак. Вәкиллек җәй көне ачылыр дип көтелә.
-
Үзгәрешләр көтелә
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында үзгәрешләр көтелә. 11 ел ректор булып эшләү дөверендә уку йортын төзекләндереп, бердәм коллектив туплаган Фәйрүзә Мостафина эштән китә. Аның урынына ике кандидат - беренче проректор Дамир Гыйльманов һәм башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Әлфинур Галиакбәрова кандидатуралары карала.
-
Элвин Грей «Нурлы Казаным» фестивалендә чыгыш ясаячак
Элвин Грейдан тыш, концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов катнаша. (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Элвин Грей Татарстан башкаласына багышланган «Нурлы Казаным» зур концерт-фестивалендә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты. Фестиваль 21 октябрьдә узачак. Концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар...
-
Татарстан кызы Олимпиадада көмеш медаль яулады
Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль алды. (Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Евгений Сироткин). Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль яулады. Бу - Татарстан өчен быелгы Олимпиадада беренче медаль. Алтын медаль Канадага, бакыр медаль Америкага...
-
"АСКО-банкрот"
Регулятор судка "АСКО" иминият комапниясен банкрот итеп тануларын сорап гариза бирде. Россия банкының рәсми мәгълүматына караганда, "АСКО" иминият комапниясе ирекле рәвештә тормышны иминиятләштерүдән тыш, башка иминиятләштерүнең башка төрләре белән шөгыльләнә алмый. Компаниянең моңа хокукы юк. Компаниянең финанс хәлен анализлаганнан соң, регулятрор Татарстанның арбитраж судына "АСКО"ны банкрот итүләрен сорап гариза юллаган.
-
Студентлар финалга чыкты
Татарстан мәгариф министрлыгы "Студентлар лигасы" советы белән ел саен "Ел казанышы" бәйгесе уздыра. 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган бәйгедә республикадан 350 студент катнашты. Финалга чыккан егет-кызлар арасында Чаллы студентлары да бар. "Елның җәмәгать эшлеклесе" номинациясендә ТИСБИ студенты Давид Арушанян, "Елның иҗади шәхесе" номинациясендә Казан инновацияләр университетының Чаллы филиалы студенты Данил Исламов,...
-
Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде
2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк. 06.02 08:00 (Казань, 6 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. 2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең...
-
Камералар бөтен шәһәрне күзәтәчәк
2021 елда "Куркынычсыз шәһәр" системасы шәһәребезне тулысынча күзәтәчәк. Эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда бүгенге көндә камералар белән 400 меңнән артык йорт, шулай ук парклар, скверлар, халык күп йөри торган урыннар җиһазланган. Быел Җиңүнең 40 еллыгы, тукталыш павильоннары һәм берничә бульварга камералар куелачак. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, видеокамералар ярдәмендә 157, ә...
-
Татарстан авылларында урамнарны яктырту 225 миллион сумга төште
Энергия саклаучы яктырткычлар озаграк эшли, электрны да экономияли. 08:00 (Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан авылларында урам яктырткычларын төзекләндерү программасына 2017 елда 225 миллион сум акча бүленде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Әлеге программа 2014 елдан тормышка ашырыла. Шушы узган вакыт...