12 апрель 2016 яңалыклары
-
Чаллы шәһәрендәге “Жемчужина” шифаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды
Аңа керүчеләр күп булсын! 8 апрельдә Чаллы шәһәрендәге "Жемчужина" шифаханәсендә намаз бүлмәсе ачу тантанасында иң күп әйтелгән теләк шул булды. Биредә мәдәният эшләрен оештырып йөрүче Зөләйха Минһаҗева әлеге чараны тантаналы итү өчен зур тырышлык куйган. Җырчы, шагыйрә Римма Карамниса дини эчтәлектәге үз җырларын һәм мөнәҗәтләр башкарды. Ачык төсләрдәге милли киемнәре...
-
SANLWEL сынатмый
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, кыска вакытлы ялга китәр алдыннан, "Мастер" Кама индустриаль паркындагы SANLWEL компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Биредә сэндвич-панельләр җитештерелә. Монда эшләр 2014 елда башланган иде. Бүгенге көндә 20 кеше хезмәт куя. Алар сменага 3500 куб. метр товар ясыйлар. SANLWEL компаниясендә эшләнгән панельләр Чаллы дәүләт педагогия университеты бассейны, "Чаллы"...
-
Газга күчсәң – субсидия түлиләр
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга, әлеге хезмәтне компенсацияләү максатында, субсидия түләнә башлады. Ләкин әлеге карар кайбер таләп-чикләүләрне эченә алган. Бу хакта тулырак алдагы язмада. Әйтик, субсидия транспорт чарасын бары 2016 елның 1 мартыннан газ ягулыгына күчергәннәргә генә каралган. Тагын бер үзенчәлек:...
-
Гейзерлар үзәненә – эшкә
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы волонтер ир-атларны Кроноцкий тыюлыгына эшкә чакыра. Анда сукмакларны һәм вертолет утырту мәйданчыгын чистарту бурычы куела. Эшчеләр шулай ук туристлар өчен объектлар төзелешендә һәм аларны каршы алырга да булышырга тиеш. Эшләр майда башланып, октябрь аена кадәр дәвам итә. Волонтерлар өчен гейзерлар үзәненә, Узон вулканына, Курил...
-
“Кванториум”га - бушлай белем алырга
25 апрельгә кадәр Чаллының балалар технопаркы "Кванториум"да бушлай белем алу өчен укучылар туплый. Алты ай эчендә балалар нейропилотлаштыру, авто һәм авиамодельләр ясау, робот техникасы, космонавтика, программалаштыру һәм башка бик күп һөнәрләргә өйрәнә алалар. Моннан тыш, укучылар үзләренең беренче фәнни-тикшеренү проектларын эшләргә, әйтик, иярчен (спутник) прототибын ясарга тиеш булалар. Алар бөтенроссия,...
-
Җиңү паркында – балалар үзәге
Башкарма комитетның икътисад үсеше һәм эшмәкәрлекне яклау идарәсе шәһәр эшмәкәрләре белән киңәшмә уздырды. Анда Җиңү паркында төзеләчәк "Күп юнәлешле балалар үзәге"ндә ниләр урнаштырылачагы турында сүз барды. Киңәшмәгә балаларга белем бирү, мәдәни-күңел ачу чараларын оештыру белән мәшгуль булган эшмәкәрләр чакырылды. Әлеге үзәктә балаларның физик һәм гыйлем үсеше Бердәм Биләмәсен барлыкка китерү...