Җиңү паркында – балалар үзәге
Башкарма комитетның икътисад үсеше һәм эшмәкәрлекне яклау идарәсе шәһәр эшмәкәрләре белән киңәшмә уздырды. Анда Җиңү паркында төзеләчәк "Күп юнәлешле балалар үзәге"ндә ниләр урнаштырылачагы турында сүз барды. Киңәшмәгә балаларга белем бирү, мәдәни-күңел ачу чараларын оештыру белән мәшгуль булган эшмәкәрләр чакырылды. Әлеге үзәктә балаларның физик һәм гыйлем үсеше Бердәм Биләмәсен барлыкка китерү...
Башкарма комитетның икътисад үсеше һәм эшмәкәрлекне яклау идарәсе шәһәр эшмәкәрләре белән киңәшмә уздырды. Анда Җиңү паркында төзеләчәк "Күп юнәлешле балалар үзәге"ндә ниләр урнаштырылачагы турында сүз барды. Киңәшмәгә балаларга белем бирү, мәдәни-күңел ачу чараларын оештыру белән мәшгуль булган эшмәкәрләр чакырылды. Әлеге үзәктә балаларның физик һәм гыйлем үсеше Бердәм Биләмәсен барлыкка китерү фаразлана. Шулай ук һөнәри шәһәрчек тә төзү ниятләнә.
Бүген балалар буш вакытларын, нигездә, компьютерларда уйнап, интернетта утырып үткәрәләр. Монда алар буш вакытларын файдалы итеп уздырачак. Һөнәри шәһәрчектә балалар төрле өлкә һөнәрләре серләренә төшенә алачак. Кирәк икән, "Автосервис"та тәгәрмәч алыштыралар, теләсәләр, "МЧС" тукталышында беренче ярдәм күрсәтеп карау мөмкинлеге биреләчәк. Шул рәвешле, балалар кечкенә чактан ук зур тормышка яраклашырга, коллектив белән бергә эшләргә өйрәнәчәкләр, иҗади сәләтләрен үстерәчәкләр, дөрес тәрбия алачаклар.
Моңа өстәп, үзәктә спорт түгәрәкләре эшләячәк, нәфис гимнастика мәктәбе ачылыр дип көтелә. Бүгенге көндә Чаллыда әлегә нәфис гимнастика мәктәбе юк әле. Бердәм Биләмәнең план-сызымнары инде тулысынча төзелеп беткән: гомуми мәйданы 4500 квадрат метрны тәшкил итә. Төзү эшләрен 2017 елның икенче яртысында тәмамларга җыеналар.
Райнур Әгъләметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев