13 июнь 2017 яңалыклары
-
Ураза тоткан кешегә мунча керергә ярыймы?
Укучыбыз Илгизнең соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә. - Әлбәттә, эссе булмаган мунчага кереп юынып чыгарга ярый. Бу очракта игътибарлы һәм сак булырга гына кирәк: су колактан, авыздан, борыннан керә күрмәсен! Ифтардан соң эссе мунчага кереп чабынырга була.
-
Игътибар! Татарстанда МЧС ашыгыч кисәтү таратты
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы фаразлана. Урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, боз яву ихтималы көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат...
-
«ШӘҺРИ ЧАЛЛЫ» ГАЗЕТАСЫ ЭШКӘ ЧАКЫРА!
Редакциябездә журналист вакансиясе ачылды. Татар телендә язучы журналистларны эшкә чакырабыз. Белешмәләрне 57-01-19; 57-51-00 яки 57-01-25 номерларына шалтыратып алырга була. Шулай ук безнең электрон адреска үзегез турында белешмә җибәрергә була: shahri_chally@mail.ru
-
Яшәү шартлары буенча Чаллы Россиядә өченче урынны били
Россиянең 500 меңнән артык яшәүчесе булган 38 шәһәрендә яшәү шартлары буенча тикшеренүләр алып барылган. Анализ нәтиҗәләре 8 параметр буенча билгеләнгән: яшәү өчен уңайлылык, торак фонд һәм төзелеш шартлары, мәдәният оешмаларының хәле, медицина хезмәтү күрсәтү, мәгариф, юлларның нинди торышта булуы, эшкә муниципаль идарәләрнең карашы, муниципаль структураларда коррупция. Рейтинг буенча беренчелектә -...
-
«КАМАЗ-Мастер» Кубогына ярышлар Россия төбәкләреннән 79 картингчыны үзенә җыйды
Чаллыда картинг буенча «КАМАЗ-Мастер» командасы кубогына Бөтенроссия ярышлары узды. Узышларда Россия төбәкләреннән җыелган 79 картингчы катнашты. Катнашучылар арасында Казан, Ижевск, Тольятти, Пермь, Саранск, Йошкар-Ола, Чаллы, Урыссу, Мамадыш, Сарман, Лениногорск картингчылары бар иде. Арада 6 яшьлек балалардан алып, 37 яшьлек ир-ат узышчыларны да күрергә мөмкин иде. Ярышларның беренче көнендә «Микро», «Супер-Мини»...
-
Җырчы Ранил Нуриев: "Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк!"
Җырчы Ранил Нуриев Мәскәүдә узган "Муз-ТВ" музыкаль премиясен тапшыру тантанасында булып кайтты. Казан-Мәскәү юлын еш таптаучы Ранил бу концертка ничек барып эләккән? - Ранил, Мәскәүдә "Муз-ТВ" премия тапшыру тантанасына түләп кердеңме? - Россия шоу-бизнесында һәм "Муз-ТВ" телеканалы җитәкчелеге арасында дусларым шактый. Тантанага алар чакырды. - Бу чараның масштабы нинди? -...
-
Чаллы Сабантуена Элвин Грейны чакырганнар
Автокалада быел Сабантуе 8 июль көнне үтә. Хәзер аңа әзерлек эшләре бара. Милли бәйрәмне үткәрүдә шәһәрнең барлык иҗат көчләре, сәүдә үзәкләре, ашханә-рестораннар бар тырышлыкларын куялар. Тиздән шәһәрне Сабантуйга бизи башлаячаклар. Быел бәйрәмгә Чаллы халкы яратып кабул итә торган җырчы, яшьләрнең кумиры Элвин Грейны чакырганнар. Ул көндез дә, кичке концертта да...